16+

Кәҗәләр дә «кәләш»не бәйге уздырып сайлый

Бик мөһим проблема туды бит әле, җәмәгать. Ничек тә кәҗә тәкәсен өйләндерергә кирәк! Бөтен матбугат, телевидение шул хакта сөйли.

Кәҗәләр дә «кәләш»не бәйге уздырып сайлый

Бик мөһим проблема туды бит әле, җәмәгать. Ничек тә кәҗә тәкәсен өйләндерергә кирәк! Бөтен матбугат, телевидение шул хакта сөйли.

Кәләшне дә бәйге аша сайлап ала икән җитмәсә.Татарстаннан да бу исемгә дәгъва кылучы кәҗәбез бар. Кыргый тәкә белән йорт кәҗәсе уртак тел таба алырмы - вакыт күрсәтер.

Ш ушы кәҗә мәхәббәте бер вакыйганы исемә төшерде. 1947 еллар. Кузнечиха районы Төгәлбай авылында була бу хәл. Авылның халык телендә «тау башы» дип йөртелә торган ягында Шәмәрдән бабай белән Нәфисә апа яши иде. Ул елларда бөтен тирә-якка танылган Матак базарыннан алар кәҗә сатып алалар. Бу малга күп кирәкмени: кыш буена 7-8 капчык печән җитә. Бер көнне боларның кәҗәләре йорттан чыгып югала. Саладан җиде чакрым ераклыкта Шәпкә авылы урнашкан. Шушы авыллар арасында күл буена туктаган көтүчеләр юлдан кәҗә йөгергәнен күрәләр. Баксаң, Шәмәрдән бабайлар кәҗәсе Шәпкәгә тәкә исен сизеп чапкан икән. Тәкәнең исе яман бит. Шуңа авылда да эчеп, тәмәке тартып йөргән кешегә еш кына, «кәҗә тәкәсе исләре килә», диләр. Нәфисә әби кәҗәсен күрше авылдан тапкан табуын, тәкә хуҗасына акча да түләгән, дип сөйлиләр. Берникадәр вакыттан соң, Шәмәрдән бабайларның кәҗәсе матур гына өч бәти дә киргән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading