Ул чибәрлек конкурсларында да җиңү яуламаган, танылган актриса да түгел, ә нигә генә тотынса да, шулардан матурлык тудыручы гап-гади бер укытучы, татар хатын-кызы.
Сүзем Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә, өстәмә белем бирү педагогы буларак, балаларга тегү, бәйләү, сәйлән тезү, аппликация ясау кебек төрле кул эшләнмәләре ясарга һәм бию серләренә өйрәтүче Раъно Исам кызы Шәепова турында.
Раъно ханым тегүче һөнәрен үзе туып үскән төбәктә - Үзбәкстандагы Ташкент өлкәсенең Бекабад шәһәрендә 20 нче һөнәри-техник училищеда үзләштергән. Уку йортын 4 нче разрядлы тегүче буларак тәмамлый ул. Тегүчелек сәләте Раъно ханымда нәселдән - бабасыннан киләдер. Узган гасыр башларында Олы Кибәхуҗа авылында гомер иткән Хәбибулла бабасы тирә-якта оста тегүче булган. Авылдан авылга, йорттан йортка кереп тегү теккән ул. Язмыш аларны гаиләләре белән бабасы яшәгән төбәккә кайтара да инде. Шәеповлар Олы Кибәхуҗа авылына туганнары чакыруы буенча кайтып төпләнәләр. Билгеле, яшь гаиләгә йорт сатып алуы, яңа җирдә урнашып, тернәкләнеп, авыл халкы белән аралашып китүе җиңел булмагандыр. Шушы еллар эчендә алар абзар-кура төзеп куйганнар, яңа йорт җиткерә башлаганнар. Балалары - Зиннур белән Зарина кул арасына кергән, әти-әниләренең ныклы ярдәмчеләренә әверелгән. Әти-әниләреннән аермалы буларак, татар телен дә яхшы беләләр. Раъно ханымның җәмәгате Идрис - балта остасы. «Кулыннан килмәгән бер генә эш тә юк», - ди аның турында кибәхуҗалылар. Аеруча ташчы буларак оста ди. Сала башлаган өйләренең стенасын берүзе өеп чыккан. Әлбәттә, аңа бу эштә Раъно ханым белән балалары булышкан.
Раъно ханым, Үзбәкстанда яшәгәндә тегүче буларак, башта ательеда хезмәт куйса, соңрак, ателье ябылу сәбәпле, өйдә генә тегә. Олы Кибәхуҗага кайткач та төбәгебез халкын үзенең килешле итеп тегелгән матур күлмәкләре, чалбарлары, концерт костюмнары белән сөендерә ул. Кирәк чакта киелгән киемнәрне рәтләп, яңартып та җибәрә. Тегү эшләренә генә түгел, башка төр кул эшләренә дә һәвәслеген белеп, Раъно ханымны Кече Кибәхуҗа урта мәктәбенә эшкә чакыралар. Тегүчелекне генә түгел, беркадәр вакытка мәктәпне дә ташлап торырга туры килә аңа. Беренче очракта заказлар бетсә, икенчесендә - мәктәптә штатлар кыскару белән бәйле. Сүз уңаеннан, аның, кул эшләре бәйгесендә беренче урын яулаучы буларак, 2007 елда Теләче Сабан туенда бүләкләнүен дә әйтеп үтик.
Тырыш, намуслы хезмәтнең нәтиҗәсе дә озак көттермәде. Узган ел Кече Кибәхуҗа урта мәктәбе, «Дәресләрдән соңгы мәктәп» номинациясендә җиңү яулап, 180 мең сумлык грантка ия булды. Әлбәттә, әлеге зур җиңүдә Раъно ханымның өлеше биниһая зур. Бу суммага мәктәпкә тегү машиналары алу, дөресрәге, тегү сыйныфы булдыру каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар