16+

Концерт куярга телибез!..

«Казан татарлары» оешмасы 70 яшьлек «яшь» ветераннардан җыелган безнең. Театрларга һәм концертларга еш йөрибез. Г.Камал, К.Тинчурин һәм Г.Кариев исемендәге театрлары җитәкчеләренә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ветеран-пенсионерларны онытмыйча, хөрмәт итеп чакырып торалар. Озаграк чакыру булмаса, үзем шалтыратам. Тавышымнан ук таныйлар, чакыру билетларын сораган көнгә бирәләр. Ветераннарга бушлай билетлар бирү хәзер сирәк...

Концерт куярга телибез!..

«Казан татарлары» оешмасы 70 яшьлек «яшь» ветераннардан җыелган безнең. Театрларга һәм концертларга еш йөрибез. Г.Камал, К.Тинчурин һәм Г.Кариев исемендәге театрлары җитәкчеләренә бик зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ветеран-пенсионерларны онытмыйча, хөрмәт итеп чакырып торалар. Озаграк чакыру булмаса, үзем шалтыратам. Тавышымнан ук таныйлар, чакыру билетларын сораган көнгә бирәләр. Ветераннарга бушлай билетлар бирү хәзер сирәк...

Мин бит әле үзем дә яшь пенсионер. Иптәшем 21 ел элек вафат булды, баш күтәрмичә 2 бала үстердем. Концертларга йөрү кая, акча ашарга көчкә җитә иде. Радиодан тыңлау - бер, ә үз күзең белән тамаша-концертны күрү - бөтенләй икенче. Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар да: «Килегез, ветераннарга урын табылыр», - дип, 20 кешегә чакыру билеты бирделәр үз концертларына.
Филармония залында Роберт Андреевның юбилей кичәсендә дә булдык. Безнең «Казан татарлары» клубының гимны Роберт Андреев көенә җырлана торган «Мин яратам сине, Татарстан» җыры (Роберт Рәкыйпов сүзләре). Роберт Андреев безне бөтен оешмабыз белән чакырды концертка. Очраша торган бинабыз - Г.Тукай музее. Без анда татар хорлары белән танышу концертларын оештырдык. Аларны кунакка чакырдык дип әйтсәк тә була. Беренче концертны атказанган мәдәният хезмәткәре Гүзәл Маликова үзенең «Дуслык» ансамбле белән куйса, аннан соңгыларын профессор Мулланур Габитов «Мөгаллим» һәм Наил Бариев «Кичке утлар» хоры белән куйдылар. Апрель аенда Татарстанның халык артисты, баянчы Рамил Курамшинның иҗат кичәсен уздырдык. Җырлады да, уйнады да, сорауларга җаваплар да бирде Рамил. 20 ел Илһам Шакировка уйнаган, үзенең гармунчылар ансамблен оештырган кеше ул. Хәзер безнең кебек пенсионер икән. Әмма ял итәргә бирмиләр, концертларда катнашырга һаман чакырып торалар икән үзен.
Үзебезнең клуб әгъзалары да җырларга бик яраталар, айга ике концерт куябыз. Атнага 2 тапкыр хор репетициясе була. Җиңү бәйрәменә бөтен җирдә концерт куйдылар. Берничә җиргә шалтыратып, бушлай чыгыш ясыйк дип, тәкъдим иттем, әмма беркая да чакырмадылар. Ветераннар концерты беркемгә дә кирәкмиме икәнни? Ә кемнәрдер ветераннарның «Бурановские бабушки» дигән хорын артларыннан төртә-төртә сәхнәгә менгерә. Әле Евровидение сәхнәсенә! Милли-мәдәни үзәктә «Омск татарлары» оешмасы чыгыш ясады. Аларны кем Омскидан хәтле сәхнәгә чакырган? Ә костюмнарын карагыз! Безгә зур сәхнә дә кирәкми бит, кечкенә генә урам бәйрәме дә ярый. Менә тиздән Сабан туйлары да җитәр...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading