16+

Кошлар килә, сез әзерме?

Яз белән кыш тарткалашса да, яз үзенекен итә, юллар карала, кояш туры карап, җылы нурлары белән безнең күңелләрне иркәли. Үзләренең туган нигезләрен онытмаган канатлы дусларыбыз, сыерчыклар килергә дә озак калмады. Мәктәпләрдә хезмәт дәресләре эшлиме? Кошларны каршы алу ничек каралган? Сыерчыклар, бер яктан, безне моңга төрсәләр, икенче яктан, агачларны, бакчаларны корткычлардан...

Кошлар килә, сез әзерме?

Яз белән кыш тарткалашса да, яз үзенекен итә, юллар карала, кояш туры карап, җылы нурлары белән безнең күңелләрне иркәли. Үзләренең туган нигезләрен онытмаган канатлы дусларыбыз, сыерчыклар килергә дә озак калмады. Мәктәпләрдә хезмәт дәресләре эшлиме? Кошларны каршы алу ничек каралган? Сыерчыклар, бер яктан, безне моңга төрсәләр, икенче яктан, агачларны, бакчаларны корткычлардан...

Яз белән кыш тарткалашса да, яз үзенекен итә, юллар карала, кояш туры карап, җылы нурлары белән безнең күңелләрне иркәли. Үзләренең туган нигезләрен онытмаган канатлы дусларыбыз, сыерчыклар килергә дә озак калмады. Мәктәпләрдә хезмәт дәресләре эшлиме? Кошларны каршы алу ничек каралган? Сыерчыклар, бер яктан, безне моңга төрсәләр, икенче яктан, агачларны, бакчаларны корткычлардан чистарталар. Сыерчык оясын һәркем ясый ала, тик моның өчен күңел көрлеге кирәк. Баласы тели икән, әти кеше һич тә каршы килмәячәк. Ояга иң элек ата сыерчык килеп, үзәк өзгеч сайрап, бертуктаусыз канатын кагып үз парын дәшә. Ана сыерчык ояны бик җентекләп тикшергәннән соң гына кабул итә. Әгәр ояда ярык булса, ояламый, баласына җил тиюдән курка. Майның егермеләрендә кошчыклар пәйда була, әти-әниләре иртәдән кичкә кадәр эшкә чумалар. Кошчыкларның тавышлары көннән-көн көчәя, алар тиз үсәләр, үткеннәре ата-анасы алып кайткан һәр ризыгын йотып бара. Үскәннәре көлсу төскә кереп, күзләрен ялтыратып тирә-юньне күзәтәләр. Ә без үз вазифабызны һәр елны намус белән үтибез, 15 җиргә элгән ояларны бинокльдән күзәтәбез. Аларны ала карга һәм саесканнан саклыйбыз. Чөнки безнең өй янында дөньяга килгән бу гөнаһсыз сабыйлар безнеке. Июньнең беренче ункөнлегеннән соң, сыерчыклар балаларын очыру белән мәшгульләр, монда ата-анага зур сабырлык таләп ителә. Әти-әниләре, бөҗәк кабып, балаларын үзләренә дәшәләр, ничек тә иреккә чыгарга өндиләр. Бу эш атна-ун көнгә сузыла. Бөҗәкне тиз эләктергәне тиз үсә һәм «балалар бакчасы»на озатыла, очарга әзер булмаганын өстәмә ашаталар.
Уйлап карасаң, кеше язмышы кошларда да кабатлана. Хөрмәтле әти-әниләр! Кадерле балалар! Әйдәгез, оя ясап, кошларны каршы алыйк, сөенеп күзәтик. Ә бәлки берәрегез орнитолог булып китәр?!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading