16+

Күп кирәкми адәм баласына

Әй, куркытырга тырышып карадылар да соң дөнья бетә, ахырзаман җитә дип! Безгә шул гына җитмәгән иде шул! Ышанды бит кайберәүләр. Шырпы, тоз, керосин... тагын әллә ниләр җыйганнар, имеш. Хәтта бункер, подвалларга чиратка да язылганнар, кимендә бишәр мең түләп.

Күп кирәкми адәм баласына

Әй, куркытырга тырышып карадылар да соң дөнья бетә, ахырзаман җитә дип! Безгә шул гына җитмәгән иде шул! Ышанды бит кайберәүләр. Шырпы, тоз, керосин... тагын әллә ниләр җыйганнар, имеш. Хәтта бункер, подвалларга чиратка да язылганнар, кимендә бишәр мең түләп.

Ә без, гадәттәгечә, «эш, эш...» дип йөргәннәр куркырга, «запас» җыярга өлгерми дә калганбыз. Җитмәсә, 20 декабрьдә, пошаманга төшмәсеннәр диптер инде, «Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчелеге Яңа ел кичәсе оештырды «Пирамида»да. «Пир перед концом света» дия-дия, гөрләшеп бәйрәм иттек.
Икенче, ягъни 21 декабрь - дөнья бетә дигән көнне, эшкә барырга чыктым. Көн дә салкын, бераз гына шикләндерә дә... Метрога кадәр автобуста бармакчы булып, киттем 9 А микрорайоны тукталышына. Утырдым 5 нче номерлы кызыл автобуска. Автобус эченә килеп кергәч, күземне күтәреп карасам - шаккаттым! Аллы-гөлле Яңа ел «тәтәй»ләре белән бизәлгән без гел хурларга гына күнеккән кызыл «кытайлы»ның эче! Адәм күрке - чүпрәк, агач күрке - яфрак, диләр иде. Баксаң, автобусның күрке дә бар икән! Һәм ул күрек юктан гына - берничә Яңа ел уенчыгыннан тора икән ләбаса! Автобус эчендәге һәркем елмая. Бер генә дә бүселгән кеше күрмәдем. Кондукторга сораулар ява: «Нигә, ни өчен?» Җавабы: «Ахырзаман да ахырзаман» дип кешеләрне куркытып бетерделәр бит, кызык булсын дидек...»
Мин төшеп калдым. Тәти автобус алга таба китте...
Метродан чыккач, Тукай мәйданыннан эш урынына кадәр янә автобуста күтәрелмәкче булып, утырдым 10 нчы номерлысына. Ни гаҗәп! Тагын шул ук хәл! Бу юлы кондукторга сорауны мин бирдем: «Ни өчен шулай? Әллә мэриядән күрсәтмә булдымы?» «Юк, - ди, - бернинди дә күрсәтмә булмады, үзебез...» Сумкамда фотоаппаратым бар иде, сезгә дә күрсәтим дип, яраткан «Шәһри Казан»ымны укучылар, төшереп алдым әлеге «тәти» автобусны «Гоголь» тукталышына барып җиткәнче. Ул гына да түгел, төшкәч, номерын да язып алдым әле: Р449ОЕ! Тукталышта торганда янәшәгезгә шундый номерлы 10 нчы маршрут автобусы килеп туктаса, юлыгыз төшмәсә дә, утырыгыз әле! Кәефегез дәррәү күтәрелеп китәр! Рәхәт бит чыннан да! Күңелле! Тиздән 2013 ел җитә ләбаса! Яңа еллар мөбарәк булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading