16+

Күршемне ничек машиналы иттек

Бездә элек чегәннәр генә кешене «чишендерергә» ярата иде. Сатучылар да алардан бер дә ким түгел икән.

Күршемне ничек машиналы иттек

Бездә элек чегәннәр генә кешене «чишендерергә» ярата иде. Сатучылар да алардан бер дә ким түгел икән.

Беркөнне күршем Рания үзе белән кер юу машинасы сайлашырга баруымны үтенде. Аның белән шәһәрдәге техника җиһазлары кибетенә киттек. Килеп керүгә, яныбызга сатучыларның әле берсе, әле икенчесе килеп басты. Ташламалы булгангадыр, күршем үзенә «Индезит» маркалыны сайларга уйлады. Арадан бер егет: «Әнә тегендә аның соңгы моделе бар. Шунысын алсагыз, яхшырак булыр», - дип кызыктырып җибәрде. Бәясе бер меңгә кыйммәтрәк булса да, Рания шуны алырга булды. Сатучы егет тагын моңа өстәп әле бер, әле икенче нәрсә тәкъдим итә башлады. «Нәрсә, син чегәннәр янында яшәдеңме әллә?» - дип куйдым бу егеткә. «Нигә алай дисез, апа, әллә охшаганмынмы?» - ди бу. «Әйе шул, бездә элек чегәннәр генә шулай кешене «чишендерергә» ярата иде. Сез дә алардан бер дә ким түгел», - дидем аңа каршы.
Рания берничә көннән соң китерәсе машина өчен - 370 сум, шлангын ялгап куяр өчен 1200 сум акча түләде. Әмма бер көннән соң китергән машинасын күргәч аптырап калган. Аңа теге бер меңгә очсызрак бәядәгесен китергәннәр икән. Кабат миңа шалтыратып, үзләренә керүемне үтенгәч, күрше хакы - Алла хакы, дип каршы килә алмадым. Ни дисәң дә, киңәшле эш таркалмас, диләр бит. Кәгазьләренә кул куймаска һәм аны алмаска куштым үзенә. Шулай эшләде дә. Аннан соң кабат кибеткә барып, акчасын алырга да ярдәм итәргә туры килде. Унбиш минут эчендә акчасын алган кибетчеләр, аны кире кайтару өчен өч көн кирәк, дип, «акыл сата» башламасынмы! Администратор дигәннәре «бездә шундый закон» дигәч, ул законнарын күрсәтүләрен таләп иттем. Ул арада бер егет шуннан сатып алган тузан- суырткычын кире китерде. Сакта торучы бер ханымнан: «Биредә мондый хәлләр еш кабатланамы әллә?» - дип сораган идем. «Сатып алган әйберләрен кире китермәгән бер генә көн дә юк. Рәхәтләнеп алдыйлар», - дип җавап бирде ул. Акчаны исә барыбер кайтарып алдык. Тәкъдимнәр һәм фикерләр кенәгәсенә сатучыларның игътибарсызлыгын әйтеп язып та калдырдык әле. Шунысы кызганыч, күп вакыт үзебезне яклый белмибез шул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading