16+

Куркудан үләрсең...

Ут бетсә, харап икән эшләр, җәмәгать! Әле ярый бу хәл 21 декабрьгә туры килмәде, дөнья бетә дигәннәре дөрес икән дип тәки куркуга бирелерсең.

Куркудан үләрсең...

Ут бетсә, харап икән эшләр, җәмәгать! Әле ярый бу хәл 21 декабрьгә туры килмәде, дөнья бетә дигәннәре дөрес икән дип тәки куркуга бирелерсең.

Сәгать кичке сигезләр тирәсе. Матур гына телевизор карап утырганда, ут уйный башлады. Бер сүнә, бер кабына...Тыныч кына киноны карарга да ирек бирмәделәр, дип, зарланырга гына тотынган идем - шарт! Нидер булды. Нәкъ салют аттыргандагыча тавышлар чыкты, тәрәзәдән утлар чәчрәгәне күренде. Ни икән бу дип уйларга да өлгермәдем, бу шартлау тагын кабатлана башлады. Ут бөтенләй сүнде, фатирга әллә нинди сасы ис таралды, төтен керә башлады. Йөгереп урамга чыксам, янгын исе сулышны буа, безнең күпкатлы йортта яшәүчеләр барысы диярлек ишегалдында җыелышканнар. Кайсы чиләк белән кар, су тоткан, кайсы үзе белән документларын алып чыккан. Күршеләрнең кайберләре баткан корабльдән качкан тычканнар сыман йорттан ераккарак китә. Баксаң, безнең подвалда янгын чыккан икән. Кыска ялганыш нәтиҗәсендә ут чыбыклары яна. Моның яхшыга түгеллеген аңлап, тизрәк ике балам калган фатирга йөгердем. «Тизрәк киенегез, урамга чыгабыз», - дим. Ә өйдә дөм-караңгы. Балалар елаша. Кирәк чакта фонаре дә кабынмый бит аның. Киемнәре дә табылмый. Җитмәсә күңелгә шик өстәп шартлау да тынмый. Кыскасы, кулга нәрсә эләкте - шуны алып, ни табылды - шуны киеп ерак туганнарыбызга юл тоттык. Ничә ел күрешмәгән идек, сәбәп тә булды. Кич кунарга фатирга кайттык. Өйдә мунча диярсең - ис, подъездда - төтен. Ут юк. Әле ярый «дөнья бетүгә әзерләнеп» шәмнәр алып куйган идек, кирәкләре чыкты. Белгән догаларымны укып, йокларга яттык. Исле фатирда кечкенә сабыйлар белән йоклавы да куркыта бит әле.
Ут чыбыкларын алыштырганчы шактый вакыт узды әле. Телевизор юк, суыткычлар эри. Әбием элек керосин лампасы яктысында шәлләр бәйләдек дип сөйли иде, кая ул?! Шәм утында газета укыган арада да күзләрем авырта башлады. Җитмәсә кызым, телевизор кабыз, дип үтенә, ут юк дигәнне дә аңламый нарасый. «Миңа ут кирәкми, мультфильмны гына карыйсы килә», янәсе. Икенче көнне кичке тугызлар тирәсендә генә бирделәр утны.
Авыр икән утсыз, җәмәгать. Әле ярый су, җылылык бар. Барысы да бергә бетсә, Алла сакласын, кеше ачлыктан, суыктан түгел, куркудан үләр, валлаһи.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading