16+

Кычытмаган җирне кашысаң яки таксист буласым килә!..

Татар халкында бер акыллы әйтем бар: «Кычытмаган җирне кашыма!» Бүгенге вазгыять турында да шундый ук сүзләрне кулланырга була. Мин моны закон чыгаручы органнарга әйтер идем. Булмаган җирдән проблема китереп чыгаралар.

Кычытмаган җирне кашысаң яки таксист буласым килә!..

Татар халкында бер акыллы әйтем бар: «Кычытмаган җирне кашыма!» Бүгенге вазгыять турында да шундый ук сүзләрне кулланырга була. Мин моны закон чыгаручы органнарга әйтер идем. Булмаган җирдән проблема китереп чыгаралар.


Бу сүзем таксистлар белән бәйле яңа үзгәрешләргә ачы нәфрәт булып әйтелә...
Әйе, безнең илдә канунны белмәсәң, бозуы да бик җиңел! Таксистлар мәсьәләсендә дә шулай. Урамда басып торган кешене утыртып, яхшылык эшлим дисәң, сине ЮХИДИ хезмәткәре туктатып: «Бу кем?» - дип сорарга мөмкин. Ирексездән: «Анда синең ни эшең бар?» - дип ычкындырасың килер, әмма юк шул, канун синең шушы шәхси территорияңә тыкшынырга рөхсәт бирә. РФ Конституциясендә, кешенең шәхси тормышы кагылгысыз, диелгән ләбаса! Әгәр болайга китсә, ипотека буенча фатир алу өчен генә пропискага кеше кертмәгәнсезме икән, дип, шуны тыйган канун чыгарылса, теләсә кайчан өеңә полиция хезмәткәрләре бәреп керер, Алла сакласын. Җәмәгать тәртибен саклаучыларның никадәр «тәртипле» булуын күрдек бит инде.
Тагын бер нәрсә искә төшә. Илебездә хезмәт хаклары түбән. Ат кебек җигелеп, эт булып эшләсәң дә, машина ала алмыйсың. Хәтта машинасы булган кешеләр дә, шул «тимер ат»ын муеннан бурычка батып ала. Юк, гади безнең ил машинасы гына түгел, «урта класс»лы чит ил машиналары - «Toyota», «Skoda» кебекләре дә кредитка алына. Тиеннәргә бәяләнгән хезмәт хакыбыз да уптым-илаһи шул бурычларны түләүгә китә шул. Гаиләсенең хәлен азмы-күпме җиңеләйтим дигән кеше, әнә шулай «кеше ташый».
Берьюлы шулай «мотор» тотып урамда туңып торганда, БМВ туктады. Мин башта сәерсенеп куйдым, аннары: «Ничек инде сез БМВ машинасында кеше ташып йөрисез», - дип сорадым. Җавап бер булды: «БМВда йөрүчегә дә акча кирәк!»
Ә таксиларга аннан гына зыян килми. Илебездә такси бәяләре «мотор» бәяләреннән аз гына аерыла. Хәзер таксистларга зур таләпләр куйгач, ихтыярсыз, алар күтәреләчәк. Урам йөртүчеләреннән таксиларга бернинди дә зыян килми, дип кистереп әйтә алам. Мондый зыян, бәлки, дәүләт белән бәйләнгән маршрут автобусларына киләдер. Иртә белән тукталышта ярты сәгать буе автобус көтеп арган яки килсә дә керә алмый калган пассажирның кулы ирексездән «мотор» тотарга күтәрелә дә инде. Хәзер, мотор тотарга ярамагач, эшкә соңга калучылар да бермә-бер күбәер. Илебез икътисадына да шул сәбәпле яхшы гына зыян салыныр. Бер яктан, автобусларны, ягъни үз мәнфәгатьләрен яклап закон иҗат итүче, икенче яктан, үзе утырган ботакны да чаба лабаса.
Дөрес, әле канун кабул ителде дип кенә «кул күтәрүчеләрнең дә, туктаучы машиналарның да кимегәне юк. Үземнең мотор тотканым бар. Кайчагында, туктамыйлар, дип бөтен дөньясына үпкәләп, унбиш минут басып торасың. Мондый кануннар гражданнар саналган гади йөртүчегә дә, гади пассажирга да зыян салу белән бер.
Канун кабул ителгәнче, үзем кеше утыртып йөргән кеше буларак, шуны әйтәсем килә. Монда салымнан артык качып калу да юк. Күп дигәндә, шулай йөреп аена мең тәңкә акча эшлисең. Әле ул да тулысынча бензинга китеп бара. Хәзер янәдән ягулык бәһасе кыйммәтләнә, кеше утыртып йөртергә дә ярамый. Матди хәл дә шактый авырлаша: бу - бөтен эшләгән хезмәт хакың юлга кереп бетә дигән сүз. Менә гади гражданнарның хәле шундый, әфәнделәр!
Хәзер инде аена мең тәңкә эшләгәннәргә ике-өч мең сум штраф салырга җыеналар. Ишетүемчә, РФ Дәүләт Думасы рәсмиләштерелмәгән таксист булган өчен машинаны конфискацияләү турында закон проекты әзерләп ята икән. Уйлап карыйсың да, бу, беренчедән, ЮХИДИ хезмәткәренә биреләчәк ришвәтнең күләмен арттыра. (Машинаңны бирәсе килми бит...) Икенчедән, пассажирларның кесәсен шактый юкарта. Өченчедән, анда утыручыларны алардан зыян күрүче халык үзе сайлап куйган бит.
Нигәдер менә бу үзгәрешләр миңа Россия дәүләтенең XVII-XVIII гасырларда булган тозга салым салу, көмеш акча белән түләүне таләп итеп тә, халыкка бары тик бакыр акча гына бирүне хәтерләтә. Азагы ничек беткәнен тарих китапларыннан укып беләсездер. «Бакыр бунты», «Тоз бунты» ише кораллы халык күтәрелешләрен өстәгеләр онытып бара бугай. Юк, мин берсен дә инкыйлаб ясарга чакырмыйм. Әмма муеннан бурычка баткан халыктан иң кечкенә шатлыкларының берсен тартып алу хәерлегә алып бармас кебек.
Кычытмаган җирне кашымыйк, җәмәгать! Беркемгә кирәкми, беркемгә файдасы тимәгән канун язып, аны кабул итеп утырганчы, рәхәтләнеп урамда «мотор» тотыгыз! Таксисты да үзем булырмын!
PS. Шушы көннәрдә генә депутатлар мәгълүм законга таксистларның хәлен бераз җиңеләйтерлек үзгәрешләр кертте. Хәзер "кеше ташучы" һәр машинага таксометр кую мәҗбүри түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading