16+

Кызлар бабайларны кыйный

Бер көнне кадастрлар палатасына барырга туры килде. Фатир буенча вак-төяк документларны тәртипкә китерү тәки ел ахырына калды. Яңа елдан БТИ, кадастрлар палатасы башкарган эшләре өчен түләүне бермә-бер арттырып та алачагын белгәч, ничек тә барып чыктым мин анда. Минем кебекләр шактый җыелган, чират ишек төбеннән урамга ук чыккан иде.

Кызлар бабайларны кыйный

Бер көнне кадастрлар палатасына барырга туры килде. Фатир буенча вак-төяк документларны тәртипкә китерү тәки ел ахырына калды. Яңа елдан БТИ, кадастрлар палатасы башкарган эшләре өчен түләүне бермә-бер арттырып та алачагын белгәч, ничек тә барып чыктым мин анда. Минем кебекләр шактый җыелган, чират ишек төбеннән урамга ук чыккан иде.

Аякларның ут булып янганлыгы һәм ашыйсы килә башлауны исәпләмәгәндә сәгать ярымлап вакыт үткәнлеге сизелмәде дә. Әле тагын ярты сәгатьләп көтәсем барлыгын чамалап, уйлар дөньясына чумдым. Тик озак уйлана алмадым, җиргә кайтып кабинет ишеге төбендәге вакыйгаларны күзәтә башладым. Затлы хушбуй исе килгән елкылдап торган тун кигән бер кыз калын лупалы күзлекле җитмешне узган бер бабай белән сүз көрәштерә иде. «Сез башыгызны җүләргә салмагыз, электрон хезмәт күрсәтү дигән әйбер күптән бар, аны мин уйлап чыгармадым. Менә интернетка кердем дә кичке алтыга язылдым. Хәзер мине кабул итәчәкләр», - дип, кыз ишекнең тоткасына ук барып тотынды. Шунда теге бабай аңа каршы төште. «Минем интернетым юк, мин менә монда инде иртәнге сигездән бирле таякка таянып басып торам. Нәрсә генә дисәң дә, мин сине бусагадан да атлатмаячакмын», - диде. Шактый вакыт телләшкән кызның ярсуын бу минутларда берни белән дә сүрелдереп булмаячагы көн кебек ачык иде. Ул кабат-кабат үзенең интернет аша язылуын искәртә-искәртә тәмам туйды, күп уйлап тормады, бар көченә кизәнеп, мескен бабайның яңагына китереп сукты һәм: «Керт мине, хайван!» - дип кычкырды. Бабай аңа берни дип тә җавап бирмәде, әмма урыныннан да кузгалмады. Шунда теге кыз сакчыны чакырып бабайны куып чыгарырга куша башлады. Янәсе, ул оешманың кагыйдәләре белән санлашмый. Сакчы мин чиратта тәртип урнаштырырга тиеш түгел, үзегез хәл итегез, дип, кире борылып киткәч, бабайга икенче һөҗүм башланды. Сүз белән генә алдырып булмагач, кызның йодрыклары тагын төйнәлде һәм ул тагын да катырак иттереп теге бабайның башына, колакларына суга башлады. Монда инде халык кузгалды. Тавыш-гауга шул дәрәҗәгә җитте, мин кысылмыйм дип китеп барган сакчыга полиция чакыртырга туры килде. Бу турыда ишеткәч, барысы да тын булдылар, кыз бу хәлдән файдаланып, барыбер үзенекен итте: бабайдан алда кабинетка кереп китте. Күз төбе кызарган, колагы күпергән бабай авызын ачып карап калырга мәҗбүр булды. Теге кыз полиция килгәнче үк эшен бетереп чыгып тайды. Аны туктатырга җыенган сакчыга, өйдә кечкенә балам көтә, дип елап ишекне ачтырды.
Менә шулай кадастрлар палатасына барып кайттым. Дөньяда ниләр бар дисәң, хәзер кызлар бабайларны кыйный башлаган икән. Монда кемне гаепләргә дә белмәссең. Бәлки теге кызның нервлары какшагандыр, бәлки ул кешеләргә, аеруча олыларга хөрмәт булырга тиешлеген белми дә яшидер. Әллә үз дөреслеген исбатлап аның юлына каршы төшкән бабайдамы гаеп? Юк, һич юк. Бары тик электрон хезмәт күрсәтәбез дип халыкның башын бутыйсы калмагандыр. Интернет аркылы чиратка язылып була икән инде, андыйлар өчен аерым кабул итү бүлмәсен булдырсыннар йә аерым бер көннәрдә кабул итсеннәр. Сәгатьләр буе тере чиратта вакыт үткәреп арыганнарның башкаларны уздырасы килмәве- минемчә табигый күренеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading