16+

Күз тимәсен үзеңә

«Бас, бас эзенә, күз тимәсен үзеңә», «Күз тияр дип, йөзләреңә туйганчы карамадым», «Бер битең айдай, берсе - кояш, яман күздән сине сакласын»... Менә шундыйрак җырларны ишеткәнегез бардыр. Хорафатларга ышану искелек калдыгы дип тамгаланган совет заманында да мондый җырлар халык теленнән төшмәде.

Күз тимәсен үзеңә

«Бас, бас эзенә, күз тимәсен үзеңә», «Күз тияр дип, йөзләреңә туйганчы карамадым», «Бер битең айдай, берсе - кояш, яман күздән сине сакласын»... Менә шундыйрак җырларны ишеткәнегез бардыр. Хорафатларга ышану искелек калдыгы дип тамгаланган совет заманында да мондый җырлар халык теленнән төшмәде.

Берәүләр күз тиюгә чын күңелдән ышанса, икенчеләр моңа сагаебрак карый, өченчеләр бөтенләй ышанмый. Фән исә, кайбер кешеләрнең күзләре көчле биотоклар җибәрергә сәләтле, дип саный. Ә диннең моңа карашы ничек? Татарстан мөселманнарының баш казые мәрхүм Габделхак Саматов та: «Күз тию дигән нәрсә бар һәм ул кешелек дөньясы барлыкка килгәннән бирле яшәп килә. Күз тию кешеләрне чирләтә, үтерә, ир белән хатын арасын боза. Аллаһы Тәгалә аны адәм балаларын сынау өчен бар иткән», - дип язган иде.

Элек, күз тиюдән саклый дип, безнең әбиләр, әниләр балаларына, оныкларына бөти такканнар. Кайбер гаиләләрдә балаларын таң суы белән коендырганнар. Баланың беләкләренә миләштән беләзек ясап такканнар, әмма дин күз тиюне таныса да, төрле әйберләр тагып йөрүне хупламый.

Авылларда элек кешеләр, күз тиюдән дәва алу өчен, багучы әбиләргә йөргән. Безнең Урта Аты авылыннан (Арча районы) кайбер кешеләр шактый ерак булса да, Кишет дигән авылга җәяүләп бара иде. Бу авылда тирә-якка даны таралган карчык им-том иткән. «Баламны күз тиюдән өшкертеп кайттым», - дип, шунда барган кешеләрнең сөйләгәннәре истә калган.

Авылда күршебезнең бозавы үлгәч, шуның гына күзе тиде дип, халык арасында «күзе каты» дип даны чыккан бер хатыннан күрделәр. Әби дә, әни дә, аны очратсагыз, әйләнеп узыгыз, дип, безне дә кисәтә торган иде.

Каты күзле кешеләр хакында тарихта да адәм әйтеп ышанмаслык гыйбрәтле хәлләр бар.

Париждан опера җырчысы Массольнең каты күзле дигән яманаты чыга. Аңа, тамашачыларга күзе тию­дән куркып, сәхнәгә чыккач, халыкка түгел, ә өскә карап җырларга кушалар. Ул шулай эшли дә. Көннәрдән бер көнне декорацияләрне күчереп торучы машинистның өстә эшләгән вакыты була. Ул кинәт мәтәлеп төшеп, җан бирә. Күпмедер вакыттан соң җыр­лаганда, моның күзе очрак­лы рәвештә генә оркестр дирижерына төшә. Дирижер үзен начар хис итә башлый һәм берничә көннән вафат була. Аннары Массольгә буш ложага карап җырларга киңәш итәләр. Ләкин бервакыт моңа кадәр буш торган ложага соңга калып килгән бер сәүдәгәр кереп утыра. Ул хәле начарланып өенә кайтып китә. Икенче көнне аның үлеме турында хәбәр итәләр. Шушы хәлләрдән соң опера театры җитәкчелеге аптырашка кала. Нишләргә? Галимнәрнең тикшеренүләреннән соң шул ачыклана: артистның күзләре югары ешлыктагы нурланыш җибәрергә сәләтле икән. Бу бик сирәк кешеләрдә генә очрый ди. Шул сәбәпле артист театрдан китәргә мәҗбүр була.

Тагын бер мисал. Анысын инде күз буу дибез. Даны бөтен җир шарына таралган Вольф Миссинг турында ишеткәнегез бардыр. Ул бер елны Казанга да килде. Матбугат йортында журналистлар да очрашты аның белән. Күпсанлы сорау­ларга җавап бирде, үзе турында сөйләде. Заманында Мессинг хикмәтләре хакындагы хәбәрләр Сталинга да барып ирешә. Аны Мәскәүгә чакыр­та. Ул башта Берия янына керергә, аннан соң Сталинда булырга тиеш була. Мессинг сакчылар яныннан бернинди язу-сызусыз үтеп, НКВД башлыгы бүлмәсенә килеп керә. Берия телсез кала. Аннан икәүләп Сталин янына китәләр. Сталин аны сынамакчы була. Кунак ул кушканны бик җиңел үти. Берни дә язылмаган чиста бланк белән банктан 100 мең сум акча ала. Шуннан соң гына Сталин аның хикмәтле көченә ышана.

Соңгы елларда дөнья матбугаты Израильдән Англиягә килеп, шунда яши башлаган экстрасенс Ури Геллер турында күп язды. Ул күз карашы белән Британия парламентындагы борынгы сәгатьне туктата. Геллерның бу сәләтен Англиянең иң абруйлы фәнни үзәкләре өйрәнә һәм гаҗәпкә кала. Аның турында унга якын китап һәм фәнни хезмәт языла.

Биология фәннәре докторы Грант Демирчоглян әйтүенчә, кешенең күз карашы куәтле биоэнергетик көчкә ия. Франция фәннәр академиясе кешенең күз карашын өйрәнгән.

Галимнәр раславынча, кешенең башы артына текәлеп карасаң, аның тән тиресенең каршылыгы үзгәрә икән. Шуңа күрә без кайвакыт артыбызда кемнеңдер күз карашын тоябыз һәм борылып карыйбыз. Белгечләр болай ди: күздән тарала торган нурлар кыска дулкынлы, алар, рентген яки лазер нуры кебек, тәнгә үтеп керергә, үзәк нерв системасына, мигә һәм бөтен организмга йогынты ясарга мөмкин.

Табибларның кисәтүенә дә колак салу зыян итмәс. Алар фикеренчә, чегәннәр психотерапиядә мәгъүм алымнар - гипноз алымнары кулланалар. Шуңа күрә дә, урамда чегән хатыны очрап, багам, дисә, аның күзләренә карамагыз.

Кешенең күзе кебек мог­җизалы, серле башка бер орган да юктыр, мөгаен. Без әйләнә-тирә мохиттән мәгъ­лүматның 90 процентын күзләребез аша алабыз. Шуңа да йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак, дибез.

Инде килеп, фәлән кешенең күзе каты, күзе ти­мәсен диләр икән, саграк бул, халык белми әйтмәс.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading