16+

Күзлексез күргәннәрем...

Күзе начаррак күргән кеше, әлбәттә, күзлек кия. Кайчагында андыйларны тәрбиясез адәм актыклары «очкарик», «очкастый» дип үрти. Әйтерсең алар күзлекле язмышны үзләре сайлап алган. Шөкер, хәзер андый мыскыл ителүләрдән котылу юллары берничә төрле: берсе - заманча, матур күзлек алу, икенчесе - контактлы линзалар, өченчесе - күзгә операция ясату... Әмма мин бүген...

Күзлексез күргәннәрем...

Күзе начаррак күргән кеше, әлбәттә, күзлек кия. Кайчагында андыйларны тәрбиясез адәм актыклары «очкарик», «очкастый» дип үрти. Әйтерсең алар күзлекле язмышны үзләре сайлап алган. Шөкер, хәзер андый мыскыл ителүләрдән котылу юллары берничә төрле: берсе - заманча, матур күзлек алу, икенчесе - контактлы линзалар, өченчесе - күзгә операция ясату... Әмма мин бүген...

Шунда күргәннәремне матур итеп сезнең хөрмәткә тәкъдим итәрмен. Алдан ук әйтеп куям, бу язмам журналистиканың бер генә таләбенә дә җавап бирмәс. Бу гади кеше күзлегеннән, ягъни күзлексез күргәннәрдән чыгып язылды.
Һәр эш урынында да төшке ашка бүленәләр. РФ Хезмәт кодексы буенча ашар өчен 45 минуттан алып ике сәгатькә кадәр вакыт бирелә. Бездә исә ул бер сәгать. Кайтып килергә унбиш минутлык юл. Аллага тапшырдык!
Иң беренче эш итеп хатыныма яңа чыккан «Шәһри Казан» газетасын алдым. Әгәр бүген үк алып кайтмасам, үзең нәрсә язганны миннән яшерәсең, дия башлар... Үзебезнең Чистай урамына чыктым. Тротуар кипкән. Ни дисәң дә, урамның бу ягына кояш төшә. Аннары җәяүлеләр сукмагын кыш буе көрәп тә тордылар... Акрынлап беренче светофор янына җиттем. Юлның икенче ягына да исән-имин ирешелде, Аллага шөкер.
Язгы көн. Кояш. Әхмәт Ерикәй шигырендәгечә, нечкә билле җилләр биттән сөеп үтәләр. Дөрес, алар әле бераз салкынрак. Каршыдан килүче бер туташ та язгы курткасын кигән. Әле агачлар киенә, кызлар чишенә башламаган шул. Хәер, быел артык чишенә дә алмаслар, әнә Медведев тәкъдим иткән канунны кабул итеп яталар. Чибәркәй артыннан килгән «яшел имән» дә әлегә кара башлык белән кара бишмәтен кигән.
Ә сул ягымда хәйран гына буш торган урында бина үсә башлаган. Төзү эшләре гөрләп бара. Тик менә теге кыз белән егет, үзләре дә сизмәстән, шундый куркыныч урын яныннан узды. Мин фәкыйрегез дә кирпеч төшү куркынычы булган җәяүлеләрнең таш сукмагын урап үтмәдем. Чөнки пычрак ерып, туфлиеңне пычратмыйча бару мөмкин түгел.
Тагын бер мәртәбә юл аркылы үтәргә туры килде. Бу юлы да яшел утка чыктым. Уңга борылу сәбәпле минем белән юлы кисешкән автоарба юл бирде, рәхмәт төшкере. Югыйсә алдымнан да зыян китермичә чыгып китә ала иде. Бүген мондый йөртүчеләрне табуы сирәк.
Ары киттем. Алдымда бала арбасы тоткан ике ханым минем белән бер уңайга акрын гына бара. Аларны узып киткәндә рус телендә сөйләшүләренә игътибар иттем. Татарстан башкаласы диген!..
Каршымда бер өлкән яшьләрдәге ханым туктап акчасын саный башлады. Мөгаен, берәр даругамы, әллә башка нәрсәгәме... Карт-корыны шулай тиен барлап яшәргә өйрәткән өчен кемнәргә «рәхмәт» әйтергә икәнен белсәм дә, язып тормыйм. Ярамый чөнки. Аннары бөтен эш тә пенсиядә түгел бит. Элек әби-бабайлар балалары янында кадер-хөрмәттә яшәгән...
Каршымда яткан пычрак күлдәвекне әйләнеп чыктым. Җәяүлеләр юлыннан бер машина үтеп китте. Бая очраган киң күңелле йөртүченең искәрмә булып торуына дәлил.
Бер апа алдыннан улы өч көпчәкле велосипедында элдерә. Апа димәсәң дә буладыр инде үзен. Яшь күренә әле. Ә аның яныннан яз көне төсен алмаштырган аллы-аклы куртка кигән бер җиткән кыз бара. Каршымда тагын бер машинаның җәяүлеләр белән юл бүлешәсе килә. Автомобильләр юлында йөреп булмыймы икәнни?
Чираттагы административ хокук бозучы «тимер арбаны» үткәреп җибәргәч, авыр күренешкә тап булдым. Бер әби үзенең гарипләр арбасында утырган улын язгы кояшка алып чыккан. Аларның йөзен, күзлегем булмау сәбәпле, яхшы иттереп күреп бетермәсәм дә, шактый моңсу икәнен шәйләдем.
Тагын бер юл аркылы чыксам, шуның белән бу мәшәкать бетә. Бу юлы яшел утны күрүгә йөгердем. Өлгермәсәм, ике минут урам уртасында басып торасы...
Урамның кояш төшми торган ягында кар эреп бетмәгән әле. Тиз генә эреп бетәргә дә охшамаган. Чәчәкләр кибете белән банк каршында зу-у-ур кар өеме тора. Әллә Казанның үзәк урамнарының берсендә шулай итеп тау калкытып чыгарырга уйлаганнармы. Югыйсә әнә бит, Казансуны күмеп бетерделәр. Монысын да булдырырлар. Хәер, көзгә кадәр тормас әле...
Шушы уйлар белән төшке ашка кайтып та җиттем. Ишегалдына якынлашканда, машина юлындагы күлдәвек турында язып тормыйм. Озакка китәр. Тизрәк хатыным пешергән бәрәңге белән коймакны тәмләргә кирәк. Барысын да күзәтә-күзәтә ачыгып беткәнмен!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading