16+

«Әл-Ихлас» бетсә дә, мәчет булырга тиеш

15 майда ТР Югары суды ТР прокурорының «Әл-Ихлас» мәчетен бетерү һәм аны юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан алу турындагы дәгъва гаризасын канәгатьләндерде.

«Әл-Ихлас» бетсә дә, мәчет булырга тиеш

15 майда ТР Югары суды ТР прокурорының «Әл-Ихлас» мәчетен бетерү һәм аны юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан алу турындагы дәгъва гаризасын канәгатьләндерде.

Судта мәхәлләнең элеккеге җитәкчесе Әсхәр Вәлиуллин да катнашты. Ул суд тарафыннан җавап бирүче буларак чакырылган, чөнки «Әл-Ихлас» дини оешмасының ихтыяҗларын кайгыртырга хокуклы бердәнбер зат.
Республика прокуратурасы «Әл-Ихлас» мәчетендә экстремистлыкка каршы көрәш өлкәсендә закон таләпләре үтәлеше буенча тикшерү үткәрде һәм экстремистлык эшчәнлеге билгеләрен ачыклады. Аерым алганда, аның бүлмәләрендә экстремистлыкка чакырган материаллар табылган, ә мәчеттә укылган вәгазьләр «Хизбут Тәхрир әл-Ислами» халыкара террор оешмасы идеологиясен алга сөргән. Моннан тыш, экстремистлыкка каршы көрәш өлкәсендә закон таләпләре бозылу ачыкланган. ТР прокурорының мәчетне бетерү турындагы дәгъвасы шул фактларга нигезләнгән.
Декабристлар урамы, 117 нче йорт ишегалдында урнашкан «Әл-Ихлас» мәчете бинасы элек Идел буе хәрби округының Казан фатир-эксплуатация өлеше котельные булып торган. «Ихлас» мәхәлләсе, 2001 елдан башлап, әлеге бинаны дин йорты итеп үзгәртү өчен, төрле ведомстволарга мөрәҗәгать итә башлый. Ярымҗимерек бинада «Әл-Ихлас» мәчетен торгызу мәсьәләләре белән башта Миргазыян хәзрәт Салаватов шөгыльләнә, имам хатип булып тора. 2006 елда ул вафат булганнан соң, аның эшен Әсхәр хәзрәт Вәлиуллин дәвам итә. 2008 елда аңа ярдәмгә яшь имам Рөстәм хәзрәт Сафин җибәрелгән. Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан мәдрәсәсендә белем биргән егет килгәч, биредә каршылыклы вазгыять туа башлаган. Нәтиҗәдә Әсхәр хәзрәт вазифасыннан азат ителгән, ә Рөстәм Сафин имам хатип итеп сайланган. Әсхәр хәзрәтне акчаларны юкка сарыф итүдә һәм бу өлкәдә белеме җитмәүдә гаепләп, мәчетне тулысынча үз кулына ала Рөстәм хәзрәт. Радикаль карашларга өстенлек бирүчеләр аның тирәсенә шул көннәрдә җыела башлаган булсалар кирәк.
Якларның чыгышларын тыңлаганнан соң, суд прокурорның шикаятен канәгатьләндерергә карар кылды. Әлегә суд карары үз көченә кермәгән. Эштә катнашучылар, риза булмыйча, шикаять бирә ала. Судның карары үзгәрешсез калган очракта, РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе аны юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан, ә РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе аны дини оешмалар реестрыннан алачак.
РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе тикшерү бүлеге тарафыннан Рөстәм Сафинга карата РФ ҖКның 282.2 нче маддәсе буенча («Террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру») җинаять эше кузгатылган һәм тикшерү эше алып барыла.
Судта Әсхәр Вәлиуллин прокурорның шикаятен яклады. «Мин «Әл-Ихлас»ны юридик оешма буларак бетерү белән килешәм, ләкин мәчет булырга тиеш, чөнки ул халык тарафыннан төзелде һәм без анда гыйбадәт кылырга тиеш», - диде ул. ТР Мөселманнарының диния нәзарәте тарафыннан «Әл-Ихлас» мәчете бинасын реконструкцияләү өчен инвестор эзләү эше алып барылган, эскиз проекты әзерләнгән һәм килешенгән, фундамент тикшерелгән, смета-проект документациясе тупланган. Якын арада төзелеш эшләре башланачак. Әсхәр Вәлиуллин «Миргазыян мәчете» исемле яңа мәхәллә оештырырга һәм, реконструкциядән соң, үзенең дини эшчәнлеген дәвам итәргә планлаштыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading