16+

Латвияне «кабык белән кыйнау»

Россияне чагарга җай булмаганда, балтыйклылар Ваффен СС легионерларын булса да җыеп, урам буйлап йөртәләр. Без бу хәлләргә шул дәрәҗәдә битараф карарга өйрәнеп беттек ки, хәтта Чиләбегә төшкән метеорит яңгыры да җәмәгатьчелектә күбрәк шау-шу куптарды сыман. «Теге миңа тимер кендек белән тек-тек иттереп бирде, мин дә җавапсыз калмадым, юкә кабыгы белән...

Латвияне «кабык белән кыйнау»

Россияне чагарга җай булмаганда, балтыйклылар Ваффен СС легионерларын булса да җыеп, урам буйлап йөртәләр. Без бу хәлләргә шул дәрәҗәдә битараф карарга өйрәнеп беттек ки, хәтта Чиләбегә төшкән метеорит яңгыры да җәмәгатьчелектә күбрәк шау-шу куптарды сыман. «Теге миңа тимер кендек белән тек-тек иттереп бирде, мин дә җавапсыз калмадым, юкә кабыгы белән...

Ваффен СС тагын парадта
Үткән шимбәдә Латвия башкаласы Ригада Ваффен СС легионерлары парады белән бер үк вакытта антифашистлар митингы да узды. Парадчылар кулларына «Сталин режимына - юк!», «Гитлер режимына - юк!» дигән плакатлар тотып, антифашистлар яныннан узганда, соңгылары тавыш көчәйткечләр аша сугыш вакытындагы сыман сирена кабызганнар, «Бухенвальд набаты» җырын яңгыратканнар. Соңрак латыш телендә милләтче Виктор Айрас командалыгында җәзалау чаралары санап үтелгән. Ике як арасында барлыкка килгән тарткалашу полиция хезмәткәрләре тарафыннан бастырылган.
Митинг тәмамланганнан соң, Милли союзның лидерлары Дзинтарс һәм Домбрава эчке эшләр министрын отставкага җибәрүне таләп итәчәкләрен белдергән. Алар фикеренчә, полиция тавыш эффектларын һәм антифашистларның чыгышларын тыярга тиеш булган. Министр Козловскис исә отставкага китәргә җыенмавын, тавыш көчәйткечләрнең егәрлеге закон тарафыннан регламентланмавын белдергән. Милли Союзның парламенттагы фракциясе башлыгы Цилинскис та министрны отставкага җибәрүне таләп итәчәкләре турында хәбәр иткән.
Кильки дә балык, башкалар да халык
Рига мэрына кандидат С.Элерте фикеренчә, парадчылар белән митингчылар арасында килеп чыккан җәнҗал өчен Рига Думасы җавап бирергә тиеш. Аның сүзләренчә: «Легионерларның һәлак булган иптәшләрен искә алырга хокуклары бар, ә шәһәр Думасы аларга комачау итүче антифашистларга митинг оештырырга рөхсәт биргән. Бу - хатамы, әллә алдан уйлап эшләгән эшме? Аек фикер йөртә белгән очракта, бер-берсенә каршы килүче ике чараны бер үк урында һәм бер үк вакытта уздыруны булдырмый калып була».
Әйе, фикер йөртә белгән очракта, Балтыйк буе милләтчеләре күптән бу «ваффенчылар» парадын туктатырга тиеш кебек тә, әмма... Хәзер бу хәрәкәткә яшьләр күпләп тартыла, бүгенге буын башка тарихны укый, алар өчен СССР - оккупант, ә Гитлер Германиясе - азатлык алып килүче. Аек фикер йөртә белүче кеше фашистларның нинди «азатлык» алып килүен аңларга тиеш кебек югыйсә. Легионерларның хокуклары бар, ә башкаларның?!.
Кыйблалар буталышы
С.Элерте узган шимбәдә чарада катнашудан баш тарткан. «Мин Латвиянең бәйсезлеге өчен гомерен биргәннәрне 11 ноябрьдә искә алам (Лапчплесис көне. - Ф.М.)», - дип белдергән мэрлыкка кандидат. Ул Милли союзны К.Чакстега һәйкәл кую тәкъдимен якларга чакырган. Константин Чаксте - оккупацияләнгән Латвиядә яшерен Үзәк советы оештырып, Көнбатыш илләренә Латвиянең бәйсезлеген торгызу буенча ярдәм меморандумы белән мөрәҗәгать итүче. 190 латыш интеллигенциясе вәкиле тарафыннан имзаланган меморандум Стокгольм, Лондон һәм Вашингтонга барып ирешә. Соңрак Чаксте фашистлар тарафыннан кулга алына һәм концлагерьга озатыла, озакламый шунда үлә.
Хәзерге буын теле белән әйткәндә, «мин нәрсәнедер куып җитә алмыйм», ахры. Чаксте Советларга да, фашистларга да каршы булган, ул - Латвиянең бәйсезлеген теләүче. Ни өчен латыш милләтчеләре милли каһарман итеп күрсәтергә теләгән кешене кулга алган фашистларга хезмәт иткән легионерларга дан җырлыйлар? Аларның парады Советларга каршы бер җавап, имеш, ә кулларында «Гитлер режимына - юк!» дигән плакатлар. Биредә тарихчыларның иҗат сәләте шулкадәр алга киткән, күрәсең, Икенче Бөтендөнья сугышы чорында кайсы дәүләт белән кем идарә иткәнен дә белми бугай халык. Клоунада тәмам «өлгереп» җитсен дисәң, бәлки, «Сталин режимына - юк!» дигән плакатлар тоткан легионерларга совет формасы кидереп, «айть-два»га бастырыргадыр?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading