16+

Әле дә без бар!

Әле дә ярый миндәйләр күбәү. Юкса сәүдәгәрләр байый алмый интегер иде.

Әле дә без бар!

Әле дә ярый миндәйләр күбәү. Юкса сәүдәгәрләр байый алмый интегер иде.

Мин гел шулай уйлыйм инде - хатын-кызлар булмаса, бу дөнья эшмәкәрләре, алыпсатарлары мәңге байый алмас иде. Менә хәзер дә шундый чор - бөтен җирдә ташламалар башланды да кибетләр үзләренең байлыкларын өч тиенгә сатарга кереште. Телефон көне буе тынып тормый хәзер. (Менә мәйтәм, эшләмәскә бер сәбәп!) Кырыкмаса-кырык кибет бүлекләре смс җибәреп кенә ята. (Дисконт карта алганда андагы анкетага үзең турында бөтен мәгълүматны бирәсең бит.) «Бездә бүген 30 процент ташлама», ике көннән шул ук кибеттән «ярты хакына гына бирәбез» дип язалар, бер атнадан процент күләме 70кә үк менә...
Әле ничек язалар бит: «Кадерле Гөлнара!», «Хәерле көн, Гөлнара!» Минем авызга елмаю менеп кунаклый - салпы якка салам кыстырырга да онытмыйлар бит, шайтан алгыры. Һәм мин, сыр исенә барган тычкан баласы төсле, эштән соң шунда теркелдәргә тиеш. Ничек баер иде икән бу сатучылар минем кебек хатын-кызлар булмаса? Юкса менә бу кием миңа кирәкми дә төсле, ярар, ярты хакка булгач алам инде... Кырыкмаса-кырык сумкам бар, әмма кыстагач, бусын да алырга туры килә, төсе матур бит. Өйгә кайтып, көзге каршында иремә бөтерелә башлагач, тагын көләчәк инде ул миннән, әмма матур булгач матур инде!
Төркиядә укып, хәзер җәен безгә эшкә кайткан Илдар да әнә ни ди бит: «Мин елга ике тапкыр чит илдә ташламалы чорда бер кочак әйбер алам да, аннан ел буена кием-салым турында уйламыйм». Әлеге тәгълимат акрынлап безгә - Казанга да үтеп керә башлады кебек. Кайберәүләр (аеруча сабыр ир-атлар бу төркемгә керәдер), чынлап та, кибетләрдәге ташламалы чорда гына үзләренең гардеробын баета. Ким дигәндә илле процент хакын чигермәсәләр, көтеп торырга әзерләр дә бар.
Ә мин... Мин хатын-кыз инде! Әлбәттә, ташламаны да бик яратам, смс-алдауларга да «кабам», кибетләрне дә урап уза алмыйм. Әйтәм бит, әле дә ярый миндәйләр күбәү. Юкса, сәүдәгәрләр байый алмый интегер иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading