16+

«Ленин белән Сталин монда, ә Путины кайда соң?»

(Булган хәл) Яз - ял чоры. Кыш буе хез­мәт иткән җилкәләрне, бөккән билләрне турайтып, бер дөнья гизеп кайтасы килә. Яз - сәяхәтләр вакыты да. Хәзерге дөньяда дүрт ягың кыйб­ла, теләсәң нишлә - чикләр ачык, акча янчыгың гына чыдасын. Эт чаба дип, бет чаба. Шуңа да кайберәүләр, кредит алып булса да,...

«Ленин белән Сталин монда, ә Путины кайда соң?»

(Булган хәл) Яз - ял чоры. Кыш буе хез­мәт иткән җилкәләрне, бөккән билләрне турайтып, бер дөнья гизеп кайтасы килә. Яз - сәяхәтләр вакыты да. Хәзерге дөньяда дүрт ягың кыйб­ла, теләсәң нишлә - чикләр ачык, акча янчыгың гына чыдасын. Эт чаба дип, бет чаба. Шуңа да кайберәүләр, кредит алып булса да,...

(Булган хәл)

Яз - ял чоры. Кыш буе хез­мәт иткән җилкәләрне, бөккән билләрне турайтып, бер дөнья гизеп кайтасы килә. Яз - сәяхәтләр вакыты да. Хәзерге дөньяда дүрт ягың кыйб­ла, теләсәң нишлә - чикләр ачык, акча янчыгың гына чыдасын. Эт чаба дип, бет чаба. Шуңа да кайберәүләр, кредит алып булса да, ялга бара. Кешедән калып булмас, дип, быел без дә төпчек балаларны алып, юлга кузгалдык. Дөрес, еракка түгел, Мәскәүгә генә. Булса соң, башкала бит ул. Аны күрер­гә дөнья читенә урнашкан Япония, Кытайдан да киләләр хәтта. Безгә ярамыймы? Биг­рәк тә балаларга күрсәтәсебез килә башкаланы - илебез йөрәген.

Билгеле инде, Мәскәүгә килгән кеше Кызыл мәйданга бармый калмый. Чөнки кайткач, өйдә калганнарны кызыктырып сөйлисе бар. Без дә, Кызыл мәйдандагы мавзолейны, Кремльне күрсәтик дип, шунда киттек. Чуерташтан атлап, Ватаныбыз белән горурланып бара идек, каршыбызга... Ленин бабай килеп чыкмасынмы? Кулында «Искра» гәҗите. Сөйләшүе дә «р» хәрефен әйтмичәрәк, сакаучарак. Дөньяны куып тотабыз, дип чабып белми калганбызмы: галимнәр Ленинны кабат терелт­кәнме әллә? Ни уйларга да белмибез. Балаларның гына исе китми, алар бит Ленин бабай сурәте төшкән октябрят, пионер значогы тагып үсмәгән. Владимир Ильичны түгел, Үрмәкүч-кешене, Бэтменны күбрәк таныйлар. Гаепләп тә булмый, тарих китаплары яңадан төзетелеп язылган заманда яшиләр.

Ис-акылыбызга килергә өлгермәдек, каршыбызга кызыл галифеле, кара мыек­лы Иосиф Виссарионович Сталин килеп чыкты. Әйе, әйе, «халыклар атасы» үзе, аерылмас дусты - төребкәсе дә кулында. Без аңардан күзебезне ала алмый торганда, Ленин белән Сталин башта икегә әйләнде, аннары алар, бер төркем булып, безне уратып алды. Ни уйларга да белмәгән булыр идек, Сталин дигәннәре грузин акценты белән, ә Ленины, сакаучалатып, безне үзләре белән фоторәсемгә төшәргә кыстый башладылар. Бу - кыска буйлы, пеләш һәм кара мыеклы, кырыс карашлы ир-атларга акча эшләү ысулы икән бит! Фотоаппаратның бер күзен йомып алуы аз да түгел, күп тә түгел - биш йөзлек кәгазь акча. Сурәткә төшәргә теләүчеләр булмаса, Ленин белән Сталин да заманнан калышмый болай акча эшләп йөрмәс иде.

Шул вакыт балалар:
- Путин белән төшәсебез килә, Путин абый кайда? - дия-дия, Кызыл мәйданда Путинны эзләргә тотындылар.
- Аның монда чыгып фотога төшәргә вакыты юк, - дип, көчкә тынычландырдык үзләрен.
Яныбызга әллә кайдан гына Брежнев килеп басты да:
- Дорогие ребята, в недалёком будущем ваши дети непременно смогут сфотографироваться с ним тоже! - дип авызын чупылдатып, мине өч яклап үбеп тә алды.
Фотографлар рәхәтләнде төшереп. Чертләткән саен, биш йөз тәңкә...
Әй абзыйлар, шушы көнгә калдыгызмыни? Хәер, абзыйлар гына түгел икән әле, Әнә «Раиса Максимовна» да каршыга килә. Татар кызы диләр бит - Рәисә Мәгъсүмовна! Аның белән дә төшми булмас...
Кызыл мәйдан - кызык мәйдан!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading