16+

Үлеп терелү сер түгел

«Теге дөнья»да нәрсәләр бар икән? Клиник үлем кичергән кешеләрдән бу турыда сорасаң, алар үзләренең бер башында яктылык күренеп торган караңгы тоннельдән очулары, үлгән туганнары белән очрашулары яки үз тормышларын кире баштан күзәтүләре турында сөйлиләр. Кембридж һәм Эдинбург университетлары галимнәре исә бу серле табышмакны чишүгә ирешкәннәр. Нәтиҗәдә, алар монда бернинди дә...

«Теге дөнья»да нәрсәләр бар икән? Клиник үлем кичергән кешеләрдән бу турыда сорасаң, алар үзләренең бер башында яктылык күренеп торган караңгы тоннельдән очулары, үлгән туганнары белән очрашулары яки үз тормышларын кире баштан күзәтүләре турында сөйлиләр. Кембридж һәм Эдинбург университетлары галимнәре исә бу серле табышмакны чишүгә ирешкәннәр.
Нәтиҗәдә, алар монда бернинди дә сер юк дигән фикергә килгәннәр. Үлгән кешенең баш мие, үлемгә җайлашырга маташып, төрле галлюцинацияләр китереп чыгарырга сәләтле икән. Бары шул гына!
Үзе теләп үлеп караучылардан бер төркем туплап, тәҗрибә уздырганнар. Виртуаль шлемнар кигән кешеләргә үзләрен берничә метр читтән күзәтү мөмкинлеге бирелгән. Катнашучыларның барысы да соңыннан «тәннәрен ташлап чыккан» кебек хисләр кичергәннәрен әйткәннәр. Галимнәр әйтүенчә, клиник үлем очрагында организмда күп микъдарда норадреналин гормоны бүленеп чыга икән. Кешеләрнең күзләренә үлгән туганнары, дуслары күренүдә дә шул гормон гаепле. Ә инде «караңгы тоннель очында күренгән яктылык» - дөнья яктысын күзнең челтәр катлавыннан баш миенә илтә торган үткәргеч нерв күзәнәкләренең акрын-акрын үлүе белән аңлатыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading