16+

Үлгәч тә акча сорыйлар...

Якынын югалтудан җаны телгәләнгән кешедән нинди намус белән ришвәт алырга кирәк?!.

Үлгәч тә акча сорыйлар...

Якынын югалтудан җаны телгәләнгән кешедән нинди намус белән ришвәт алырга кирәк?!.

Әле кичә генә сәлам биреп киткән кешеләр бүген инде юк. Алардан бары якты хатирәләр һәм җир өстендә калкып торган салкын кабер генә кала. Бер карасаң, үлдең дә бу дөньяда эшең бетте кебек. Ләкин заман үз кануннарын куа. Гүргә керергә дә акча кирәк хәзер!
Көзге елак көннәрнең берсендә бер туганыбыз вафат булды. Әлеге авыр хәбәр йөзләребездән елмаюны тартып алды, күзләрдән яшь агызды, йөрәккә сагыш, күкрәккә салкынлык таратты. Күңелдән шатлык хисен тамчысына кадәр сыгып алганнар кебек. Бушлык. Берни дә кирәк түгел. «Бар да үтәр!», «Бу вакытлыча гына!» дигән юату сүзләре колакны ертып-ертып ала.
Ләкин еларга да, кайгырырга да вакыт юк. Соңгы юлга озату эшләре безнең җилкәдә. Туганым үлгәч тә, кисәк булган үлемнең сәбәбен ачыклар өчен, безне каладагы моргка җибәрделәр. Каршы килмәдек. Бар авылны, туган-тумачаны, дус-ишне сораштыра торгач, көч-хәл белән Казанга барырга машина да табылды.
Мондый вакытта машиналы таныш-белешеңнең кисәк кенә ниндидер башка эшләре килеп чыгуы гаҗәпләндерми инде мине хәзер. Кунакка килергә генә барысы да вакыт таба шул.
Әллә ил, әллә үзебез шундый, бар әйләнә-тирәбез ришвәткә корылган. Тегендә майламасаң, монда салмасаң, тик бер урында басып торасың, билләһи. Тик мин җир йөзендә кайгыдан акча эшли ала торган кешеләр дә бар дип күз алдыма да китерми идем. Юлга чыкканда кесәгезгә егерме меңнән дә азрак салмагыз, дип кисәтеп куйдылар. Нишлисең, мондый вакытта акча кызганыч түгел инде. Артыгы белән алдык. Килеп керешкә, морг ишек төбендә «кочак җәеп» көтеп торалар. Алланың рәхмәте, иң беренче килеп җиттек. Ләкин бездән соңгыларның «кесә»ләрен рәхәтләнеп саудылар. Үзләренчә бизнестыр инде ул. Чиратта басып торасың килмәсә, әнә теге крематологның ак халат кесәсенә бераз «күчтәнәч» сал да, эшең бетте. Андагы тамаша, андагы кешелексезлек! Дошманыңа да күрергә язмасын. Кеше кайгысын ничек итеп үз максатларыңда кулланырга, болай да якынын югалтудан җаны телгәләнгән кешедән нинди намус белән ришвәт алырга кирәк? Акылга сыймаслык күренеш. Кая бара бу дөнья?!.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading