16+

Өлкәннәр өйдә утырмый

Искиткеч бер могҗиза бу гомер дигәнең. Әле яңа гына мәктәпне тәмамлаган, укый, эшли башлаган кебек. Баксаң, инде балалар да үсеп җиткән, тормыш юлының да хәйраны үтелгән икән. Әлбәттә, сабый чакта һәркемнең тизрәк үсәсе, әти-әниләр кебек зур буласы килә. Олы тормыш үз мәшәкатьләрен китерә. Тормыш дигәнең өй һәм эш арасында, балаларны...

Өлкәннәр өйдә утырмый

Искиткеч бер могҗиза бу гомер дигәнең. Әле яңа гына мәктәпне тәмамлаган, укый, эшли башлаган кебек. Баксаң, инде балалар да үсеп җиткән, тормыш юлының да хәйраны үтелгән икән. Әлбәттә, сабый чакта һәркемнең тизрәк үсәсе, әти-әниләр кебек зур буласы килә. Олы тормыш үз мәшәкатьләрен китерә. Тормыш дигәнең өй һәм эш арасында, балаларны...

Өйдә без әти-әниләргә, балаларга кирәк, эштә - җитәкчеләргә, хезмәттәшләргә. Әйе, эштә вакытта без үзебезнең кирәк икәнебезне һәрдаим тоеп яшибез. Матур гына эшләп йөргәндә, сизелмичә генә, пенсия яше дә килеп җитә, лаеклы ялга китү дигәннәре ишек кага. Инде балалар тормышта үз урыннарын таба, эштә безне яңалар алмаштыра. Ә без?
Дөрестән дә, пенсиягә чыгуны һәр кеше үзенчә кичерә икән, хәтта невроз белән хастаханәгә кереп ятучылар да очрый ди. Безнең районда бүгенге көн пенсионерлары, мин пенсиядә, мин беркемгә дә кирәк түгел, дип өйдә генә утырырга җыенмыйлар, ахры. Җәлт-җәлт атлап, спорткомплекска, бассейнга, фитнеска ашыккан әби-бабайларны еш очратырга туры килә үземә. Кышын чаңгы күтәреп кырга чыгып китүчеләре дә шактый. Хәтта атаклы Кукмара тавына тау шуарга менәргә дә курыкмыйлар. Ә яшьләр белән тәҗрибә уртаклашу дигәндә, алар атлыгып торалар.
Ветераннар советы башлангычы белән район китапханәсендә пенсионер умартачыларны укыту курслары оештырылгач та, мин аларның активлыкларына хәйран калдым. Рафис Камалиев җитәкләгән әлеге курска районыбызның төрле авылларыннан 40лап умартачы белем алырга килде. Әлеге дәресләрдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Укучылар арасында инде, тәҗрибәсе булган умартачылар белән беррәттән, бу эшкә яңа тотынганнары да бар. Әлбәттә, умартачылык белән шөгыльләнүнең үз сәбәпләре дә бар. Чөнки умарта тоту өлкәнәйгән көндә татлы бер шөгыль булып торса, икенче яктан, гаилә бюджетына саллы гына өлеш тә бит әле ул. Иң мөһиме - алар әлеге эшкә яшьләрне җәлеп итә алганнар. Курска йөрүчеләр арасында хәтта гүзәл затлар да бар.
Кукмараның халыкка социаль хезмәт күрсәтүче «Тылсым» үзәгендә исә инде 10 елдан артык «Сәламәтлек» төркеме эшли. Монда йөрүче пенсионерлар дәвалану физкультурасы белән шөгыльләнәләр. Рәйсә Мөбарәковна Баһавиева тәкъдиме белән оештырылган әлеге төркемгә 25тән артык кеше йөри. Атнага өч тапкыр оештырылган күнегүләргә пенсионер Александра Авакумова төркем ачылганнан бирле йөри. Надежда Саватеева - төркемнең старостасы, яхшы оештыручы, шигырьләр яза, спортчы, узган ел «Ел хатын-кызы» конкурсында катнашкан.
Район пенсия фондыннан алган мәгълүматларга караганда, «Россия пенсионерлар союзы» иҗтимагый оешмасы башлангычы белән оештырылган компьютер курсларына да 64 кеше йөргән, 232 кеше «Зилант» спорт комплексында йөзү һәм фитнес белән шөгыльләнгән, 28 кеше татар телен, 48 кеше туган якны өйрәнү белән мавыккан.
Бүгенге өлкәннәр заманнан бер дә артка калырга теләмиләр. Берара күрше әбиебез юкка чыгып торды. Өендә уты да, кергән-чыкканы да күренмәде. Очрашкач, сәбәбен аңладым тагын. Баксаң, курсларга йөреп, компьютерга өйрәнгән икән. Әбиебез хәзер Украинада калган балалары, хезмәттәшләре белән интернет аша гына аралаша. Бер дә тиктормас үзе. Җәй җитсә, үз ишләре белән җиләккә чыгып китә, көзен, гөмбәгә дип, урман юлын таптый ул. Тормыштан зарланып, уфтанып утырырга бер дә вакыты һәм теләге юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading