16+

Үлсәң дә, торак өчен түлә...

Күршеләрем - 100 яшен тутырган Хәмит бабай белән җәмәгате - «алма кисәге»нең (хатынын шулай иркәләп йөртә иде) бакый дөньяга күчкәненә дә 5 ел булды. Фатирлары буш тора. Әмма торак өчен ай саен түләп барам. Чөнки җир астындагы мәрхүмнәр, су коеп, ишегалдын чүпләп, каты чүп-чар ясап яталар икән. Декабрь ае өчен...

Үлсәң дә, торак өчен түлә...

Күршеләрем - 100 яшен тутырган Хәмит бабай белән җәмәгате - «алма кисәге»нең (хатынын шулай иркәләп йөртә иде) бакый дөньяга күчкәненә дә 5 ел булды. Фатирлары буш тора. Әмма торак өчен ай саен түләп барам. Чөнки җир астындагы мәрхүмнәр, су коеп, ишегалдын чүпләп, каты чүп-чар ясап яталар икән. Декабрь ае өчен...

Күршеләрем - 100 яшен тутырган Хәмит бабай белән җәмәгате - «алма кисәге»нең (хатынын шулай иркәләп йөртә иде) бакый дөньяга күчкәненә дә 5 ел булды. Фатирлары буш тора. Әмма торак өчен ай саен түләп барам. Чөнки җир астындагы мәрхүмнәр, су коеп, ишегалдын чүпләп, каты чүп-чар ясап яталар икән.
Декабрь ае өчен 165 сум 45 тиенлек су түккәннәр. ЖЭУ-43кә барып, хисапчыга: «Каян килә соң бу саннар, монда бер кеше дә тормый, бер кеше дә теркәлмәгән», - дигәч: «Квадрат метрдан алабыз», - дип, күзен дә йоммый җавап бирде.
Фатирда кеше яши икән, су исәпләгеч юк икән, яз шуларга, фатир стеналары су белән юынмый бит. Газ белән дә шундый хәл. Үлү турындагы таныклык белән горгазга баручы булмагач, килгән саен түләп бардым. Кызы кайтып, кирәкле кәгазьләрне тутыргач, 888 сум 96 тиен артык түләнгәне билгеле булды. Хәзер кулланган өчен 0 сум, ә өйдә газ «плитәсе торган өчен, «газ плитәсе - 1 шт», 41 сум 88 тиен дип җыйналган акчадан чигереп баралар. Артык түләнгән акчаның 207 сум 14 тиене генә калды инде. Тиздән ай саен түләргә дә килә башлар.
Менә шулай, җәмәгать. Өеңдә эшләмичә тик кенә торган газ плитәсе дә ай буена 41 сум 88 тиенлек газ куллана икән. Югарыдагы җитәкчеләребез: «Күрсәтелгән эш өчен, кулланган су, газ өчен генә түләргә», - дип радио, телевизордан сөйләп торсалар да, безгә файдасы юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading