16+

Милли мәгърифәтне күтәрик!

Бу мәкаләне язарга Зөбәрҗәт Гарипованың «Шәһри Казан» газетасының быелгы 5 июнь санында басылган «Апанайларның затлы нәселе» исемле зур күләмдәге язмасы мәҗбүр итте. Язма бик эчтәлекле. Апанайлар - татарның милли җанлы эшмәкәрләре: мәчетләр торгызу, милли-мәдәни һәм дини чараларны, татар балаларын туган телебездә укыту кебек эшләргә акчаларын кызганмаганнар икән. Мәкалә авторы аларны...

Шулай ук 1917 елгы инкыйлабка кадәр, Апанайлар шикелле, татар байлары мәчет-мәдрәсәләр төзеткән, аларның чыгымнарын үз өсләренә алганнар. Патша хөкүмәте татар милләте мәнфәгатьләрен беркайчан да кайгыртмаган, мәгарифкә газета-журналлар чыгарырга сукыр бер тиен дә акча бирмәгән, барысы да байларыбыз исәбенә оештырылган. Алар әле сәләтле яшь милләттәшләребезне, белем алыр өчен, чит илләргә дә укырга җибәргәннәр...
Хәзерге вакытта җөмһүриятебездә кайбер бай милләттәшләребез мәчетләр төзергә ярдәм итә, анысы яхшы, әлбәттә. Кайбер татар байлары исә үзләренең исемнәрен мәңгеләштерү нияте белән, миллионнарча сум акчаны православие чиркәүләренә һәм монастырьларга бирәләр. Чиркәү диварларына аларның исем-фамилияләре алтын хәрефләр белән языла икән... (Мәсәлән, Раифа монастырена.)
Алда күрсәтелгән сандагы мәкаләне татар байлары укып, милләттәшләребез үрнәк алсыннар, милли мәгърифәтебезне үстерү, ныгыту турында кайгыртсыннар иде. Халык менә шул вакытта инде аларның исемнәрен чыннан да мәңгеләштерер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading