16+

Милләттәшләр, сәяхәткә чакырам

Мин 1933 елның 27 мартында Куйбышев районының 20 йорттан артмаган Сабанча дигән авылда туганмын. 19 яшькә кадәр арыш ипиенә дә туймыйча, гомерем хәерчелектә һәм мәдәниятсезлектә узды. Шул чагында дөнья буйлап сәяхәт кылырга сүз бирдем. Бүгенге көнгә кадәр шул сүземә тугры булып калдым дия алам. Үз илебез буйлап Урал, Себер, Урта...

Милләттәшләр, сәяхәткә чакырам

Мин 1933 елның 27 мартында Куйбышев районының 20 йорттан артмаган Сабанча дигән авылда туганмын. 19 яшькә кадәр арыш ипиенә дә туймыйча, гомерем хәерчелектә һәм мәдәниятсезлектә узды. Шул чагында дөнья буйлап сәяхәт кылырга сүз бирдем. Бүгенге көнгә кадәр шул сүземә тугры булып калдым дия алам. Үз илебез буйлап Урал, Себер, Урта...

Мин 1933 елның 27 мартында Куйбышев районының 20 йорттан артмаган Сабанча дигән авылда туганмын. 19 яшькә кадәр арыш ипиенә дә туймыйча, гомерем хәерчелектә һәм мәдәниятсезлектә узды. Шул чагында дөнья буйлап сәяхәт кылырга сүз бирдем. Бүгенге көнгә кадәр шул сүземә тугры булып калдым дия алам.
Үз илебез буйлап Урал, Себер, Урта Азия, Кавказ, Кырым, Мәскәү һәм Петербургта сәяхәттә булдым. Чит илләргә килгәндә, Үзәк Европа, Скандинавия илләрен һәм борынгы цивилизация иле Мисырны күрү бәхетенә ирештем.
Караңгы татар авылында туып үскән татар кешесенә болар бик күптер дип уйлыйм. Нәрсә бирә соң ил гизеп сәяхәт кылып йөрүләр? Сәяхәт рухи байлыкны арттыра, башка халыкларның тормышы белән таныштыра, аларны үз илең һәм халкың белән чагыштырып карарга мөмкинчелек бирә. Һичшиксез, арыган-талган күңелеңне дәвалый һәм савыктыра. Берәр җиргә барсам, бер елга җитәрлек көч һәм эш дәрте җыеп кайтам мин.
Әмма чит илләр-җирләр никадәр бай һәм матур булса да, туып үскән илеңә җитми икән. Бер барып күргәч, ул ят җиргә башка барасы килми, ә туган яклар гел үзенә тартып тора. Шулай бервакыт август аенда Казан-Пермь маршрутында Кама елгасы буйлап сәяхәт кылдым. Кама буеның искиткеч табигатен күзәтү, рестораннарда көненә 3-4 тапкыр бай ризыклар белән туклану, пароходта мәдәни уеннар... Бер сүз белән әйткәндә, кабатланмас шатлык һәм туган илемә карата горурлык кичердем. Бары бер нәрсәгә йөрәгем әрнеде - йөзләрчә ял итүчеләр арасында татар милләтеннән 5-6 гына кеше бар иде. Чит ил сәяхәтләрендә татар юк диярлек.
Кама буйлап ял иткәндә, татарлардан гына торган Казан-Әстерхан маршруты буйлап сәяхәт оештырырга теләгем туды. Яз башыннан бирле шул уй белән янам. Чал Идел буендагы шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребез белән очрашу, алар белән яр буенда татар җыр-бию бәйрәмнәре оештыру планнары бар. ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы әлеге очрашуларны үз өстенә алды.
Бу сәяхәтнең юллама бәясе, каюталарга карап, 20-30 мең сум тора. Сәяхәт 3 сентябрьдә Казаннан башланып 13 сентябрьдә Әстерханга барып җитеп, әйләнеп кайтуны күздә тота. Көнгә 3 тапкыр ресторанда туклану һәм Идел янындагы шәһәрләрдә автобуста экскурсия... Кыскасы, бик күңелле һәм бай эчтәлекле сәяхәт булачак. Әстерхандагы балык базарында булу үзе генә дә ни тора. Чал Иделебез буйлап татарча гармун моңнары һәм җырлары яңгырар, дәртле биюләр булыр. Кайбер милләттәшләремнең барырга теләкләре бар да, тик акча юклыктан зарланалар. Мин үзем дә миллионер түгел, пенсионер гына. Пенсиям гаилә бюджеты булганлыктан, мин аны сәяхәтләргә тота алмыйм бит инде. Ел саен урам себерүче булып эшләп, сәяхәт өчен 30-40 мең сум әзерлим. Быел да мая тупладым инде. Сәламәтлеге булган пенсия яшендәге милләттәшләремә шулай эшләп алырга киңәш итәр идем. Урам себерүче эшендә көненә 2-3 сәгать кенә эшләп, 10 мең хезмәт хакы алып була.
Хөрмәтле милләттәшләр! «Шәһри Казан» газетасын укучылар! Бу гүзәл сәяхәткә катнашырга теләгегез булса, «Шәһри Казан» газетасы белән бәйләнешкә керә аласыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading