16+

Мин профсоюздан нигә чыктым?

Бүген предприятиеләрдә җитәкче мәнфәгатьләрен генә кайгырткан профсоюз оешмалары эшли, минемчә.

Бүген предприятиеләрдә җитәкче мәнфәгатьләрен генә кайгырткан профсоюз оешмалары эшли, минемчә.


Җитәкчеләрнең дә төрлесе булган кебек, бөтен профсоюз рәисләрен дә бер калыпка салып карарга ярамый, әлбәттә. Эшчеләр үз теләкләре белән сайлап куйган профсоюз җитәкчеләре күп иде элек. Мәсәлән, Азнакайда Әлам Хәнипов - шундыйлардан. Үз эшчеләрен, шулай ук Азнакай халкын яклап йөргәне өчен, шәхси тормышында күпме киртәләргә очрады ул. Шулай булуга карамастан, күрәләтә кеше хокукларын бозучы түрәләргә каршы бүген дә бик актив көрәш алып бара.
Ләкин мондый үз эшенә бирелгән чын профсоюз лидеры булу - бүген инде сирәк күренеш. Күп кенә предприятиеләрдә бу оешма эшче хокукларының бозылу очракларын яшереп калдыру өчен генә кирәк. Җитәкчеләр, профсоюз рәисе имзасы булган кәгазь кисәген күрсәтеп, эшче хокукы бозылмавын исбатларга омтыла. Мин моны үзем эшләгән предприятие мисалында бик яхшы беләм.
Азнакай технологик транспорт идарәсе февраль һәм март айларында байтак кына шоферларга хезмәт хакының бер сәгатьлек тарифын киметеп түләде. Ә Россия хезмәт законнары буенча администрация моның өчен эшчене, ике ай алдан, имза куйдыртып, кисәтергә тиеш иде. Бозылган хокукыбызны яклауны сорап, мин предприятиенең профсоюз рәисе Атлас Ганиевка мөрәҗәгать иттем. Апрель аеның хезмәт хакы дөрес тариф белән түләнде. Әмма ике айлык түләнеп җитмәгән акчаларның кем кесәсенә кергәнлеге аңлаешсыз калды. Россия законын, эшче хокукларын бозган өчен җавап тотучы да булмады.
Профсоюзларның төп вазифасы - үз әгъзаларының хокукларын яклап чыгу. Тик бездәге профсоюз предприятие өчен җыелыш алып бару, мәдәни яки спорт чаралары оештыру, бәйрәмнәрдә түрәләр күңелен күрү белән мәшгуль. Әйе, бүгенге профсоюзны эшче хокукларын яклаучы дип әйтеп булмый. Ул фәкать түрәләрнең кытыршы эшләрен шомартучы ролен генә үти.
Шулай булгач, нигә соң без аңа ай саен хезмәт хакыбызның бер процентын биреп барабыз?! Капитализм чорында мондый профсоюзга таянып буламы, әллә безгә башка «хокук яклаучы» оештырыргамы? Менә шундый уйлар мине гариза язып, бу берлектән чыгарга мәҗбүр итте. Бүгенге көндә мондый профсоюздан чыгарга теләүчеләр байтак. Ләкин күбесен ипотека, кредит һәм ссуда кебек капитализм богаулары бәйләп тора, чөнки бу адымың белән түрәләр күңеленә ярап бетмәвең бар.
Шул ук сәбәп безнең предприятиедә күп кенә шоферларны төзек булмаган техника белән («Булгария» теплоходы капитаны кебек) көн саен линиягә чыгып китәргә мәҗбүр итә. Җитәкчеләр запчастьны янга калдырып, премия алсын өчен, күпләр, үз тормышын куркыныч астына куеп, айлар буе ярык яисә шомарган тәгәрмәч белән йөрергә мәҗбүр. Шоферларның хокукын бозып, шәхси машиналарында һәм гаражларында законсыз тентү оештырырга сәләтле булган Азнакай технологик транспорт идарәсе администрациясе үзенең җитәкчеләренә шәхси машиналарын база территориясенә кертеп куярга рөхсәт итә. Алар сак хезмәте тарафыннан да тикшерелми. Безнең профсоюз башлыгыбыз да шулар белән тиңләштерелгән. Бәлки, шул да эшче белән профсоюз арасын ерагайтуга күпмедер өлеш кертә торгандыр.
Хезмәт хакының торакка түләү һәм товар хакларыннан көннән-көн ераклашуы да бүгенге профсоюзларның безнең өчен түгел икәнен раслый. Әйе, моны халык та аңлый, әйтик, үткән октябрь сайлаулары моны бик яхшы күрсәтте. Азнакайның иң эре нефть предприятиесе булган НГДУ профсоюзы рәисе моңа чаклы билгесез булган үз-үзен тәкъдим итүчегә оттырды. Ә бит ул вакытында эшче хокукларын якларга тырышып йөрсә, халык аны сайламый калмас иде. Болай барса, алдагы сайлауларда да мондый сюрпризлар булырга мөмкин әле.
Сайлаулар якынлашкан бу көннәрдә ил һәм республика җитәкчеләре зирәклек күрсәтерләр, профсоюзлар эшчәнлегенә тәнкыйть күзлегеннән карап, яңа таләпләр куярлар, кискен чаралар күрерләр дип өметләнәм.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading