16+

«Мин синең белән башка аралашмыйм, син – сөннәтсез!»

Ир балаларны сөннәткә утырту - шәри­гать кануны. Бу сәламәтлек, чисталык өчен кирәк гамәл. Ком­мунист­лар ха­кимлек иткән заманда, мөселманнар һичшиксез үтәргә тиешле бу йола да тыелган иде.

«Мин синең белән башка аралашмыйм, син – сөннәтсез!»

Ир балаларны сөннәткә утырту - шәри­гать кануны. Бу сәламәтлек, чисталык өчен кирәк гамәл. Ком­мунист­лар ха­кимлек иткән заманда, мөселманнар һичшиксез үтәргә тиешле бу йола да тыелган иде.


Үзем эшләгән оешмада директор урынбасары бик милли җанлы кеше иде. Бер эссе көнне су коенырга баргач, ул ачылып китеп, менә шушы гыйбрәтле хәлне сөйләгән иде.

- Әтием район партия комитетының беренче секретаре иде. Районнан: улын, ягъни мине сөннәткә утырткан, дип, өлкә партия комитетына шикаять язганнар. Әле дә хәтеремдә: әнием, гаиләбезгә нахак бәла ягуларын раслау өчен, мине җитәкләп, район партия комитеты бинасына алып барды. Кечкенә улын өстәлгә бастырып, дәлилне күрсәтүдән башка чарасы калмаган иде аның. Авылда андый хәбәр тиз тарала бит.

Су коенырга төшкәч, малайлардан хәзер инде миңа эләкте: чалбарымны салдырып, суга ыргыттылар. Билгеле, боларының үзләре кебек булмаганга, миннән көлүе, үч алуы иде. Шуннан соң су керергә йөрмәс булдым. Институтка укырга кергәч, бер татар кызы белән таныштым. Җай чыгып, аңа авылда булган әлеге хәлләрне сөйләп бирдем. Ә ул, мине гаҗәпләндереп: «Мин синең белән бүтән аралашмыйм. Син - сөннәтсез», - диде дә китеп барды. Кыз бик ошый иде. Шуннан хастаханәгә кереп, тиешле йоланы үтәттем. Сөйгән кызым белән тагын дуслаштык, никах укыттык...

Туган ягым Апас районында да шушы йолага бәйле гыйбрәтле хәл булганын беләм. 1945 елда район советы башкарма комитеты рәисенең хатыны сөннәтче бабай чакыр­тып, ике яшьлек улын сөннәткә утырткан. Еллар үтә, без капчыкта ятмый дигәндәй, әлеге факт 1952 елда калкып чыга. Бу хакта хәтта «Крокодил»да да язып чыгалар. Шуннан партия өлкә комитетының беренче секретаре малайның әтисенә - район советы башкарма комитеты рәисенә шелтә белдерә. Бер елдан, «дини хорафатларга ябышып яткан өчен» дигән сәбәп белән, сөннәтле малайның әтисен эшеннән азат итәләр.

Хәзер табиблар да, нинди милләттән булуына карамастан, ир-егетләр дә сәламәтлекне беренче урында тотып, сөннәтләнергә кирәк дип киңәш бирәләр.

Хатыным 15 ел дәвамында Казандагы бер хастаханәдә хирургия бүлеге мөдире булып эшләде. Ул бүлектә җенес әгъзаларында үзгәреш-тайпылышлар булган малайларга да операция ясыйлар. Берәү: «Фәлән хастаханәдә малайларны сөннәткә утырталар», - дип, Сәламәтлек саклау министрлыгына аноним шикаять хаты язган. Министрлыкка чакыргач, хатынымның җавабы бик кыска булган: «Ярар. Киләчәктә андый авыру балаларны әти-әниләре белән сезгә җибәрермен, рөхсәт алгач кына операция ясарбыз». Аңлыйлар, әлбәттә. «Кирәкми безгә җибәрергә. Диагноз буенча, урында хәл итегез», - диләр. Боларны ник язаммы? Булды андый вакытлар да диясем килә. Шөкер, хәзер мөселманнарга динебез кушкан йолаларны үтәргә барлык мөмкинлекләр дә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading