16+

Минҗиһан әби шатлыгы

РФ Хөкүмәтенең сугыш толларын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә, Яңа Авылда яшәүче Минҗиһан әби Абдуллина да (рәсемдә уңда) фатирлы булды. Ләкин аңа бу бәхетле күченүне ике елдан күбрәк көтәргә туры килде.

Минҗиһан әби шатлыгы

РФ Хөкүмәтенең сугыш толларын торак белән тәэмин итү программасы нигезендә, Яңа Авылда яшәүче Минҗиһан әби Абдуллина да (рәсемдә уңда) фатирлы булды. Ләкин аңа бу бәхетле күченүне ике елдан күбрәк көтәргә туры килде.

Минҗиһан әбинең язмышы бик гыйбрәтле. Сугыштан соңгы авыр елларда Чүпрәле районының Иске Ишле авылыннан Кыятка эшкә килеп ялланган Минҗиһан Яңа Авыл егете Габделхакка тормышка чыга. Ире көтү көтә, үзе фермада эшли. Берничә ел бергә яшәгәннән соң, үзләренә «куыш» юнәтеп, башка чыгалар. Курени авылы бетә башлагач, салам түбәле булса да ярар әле, дип, бер йорт сатып алалар. Бервакыт Габделхак Украинада яшәүче абыйларына кунакка баргач, андагы тормышны бик ошатып, хатынын алып китәргә уйлый. Ә Минҗиһан сарык фермасында эшли, уч тутырып акча ала. Колхоз рәисе Фаяз Хәйсаров җыелышларда мактап бетерә алмый үзен. «Чит милләтләр арасына барып урнашып, сагынып яшәр хәлем юк. Туганнарымны бер күрергә тилмерермен», - дип, хатын иренең сүзенә аркылы төшә. Шуннан Габделхак: «Тагын бер уйла, килергә теләсәң, хәбәр бир», - дип, туганнары янына үзе генә китә. 1994 елда аның үлгән хәбәре генә килә.
Иреннән калган йорт исә ел арты ел искерә бара. Кышларын ике мичкә көнгә өчәр тапкыр утын ягып та җылынмый. Түбә ишелмәсен өчен, эчке яктан биш терәү куелган. Аның икесен социаль хезмәткәр Альбира Камәретдинова урнаштырган. Берничә ел элек Минҗиһан әби янына яшәргә бертуган сеңелесе Хәзинә килә. Картлык үзенекен итә. Хәзинә апаның күзләре күрми, Минҗиһан әбинең дә биле еш кузгала, икесе дә кан басымы «уйнаудан» интегәләр. Даруда гына торалар. Толларга фатир бирелә башлагач, Минҗиһан әби үзенә дә тиештер дип уйлап та карамый. Бу мәсьәләне Альбира кузгаткач кына төргәктәге саргаеп беткән документлар арасыннан язылышу кәгазен эзләп таба. Альбира үзе район хәрби комиссариатына барып, Габделхак Газизулла улының 1944 елның ноябреннән 1946 елның ноябренә кадәр хәрби хезмәттә булуы турында белешмә алуга ирешә. Украинадан Габделхакның үлгәнлеге турында да белешмә кирәк бит әле. Район Советы депутаты, «Нур» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Садриев Интернет аша Габделхак яшәгән район хакимиятенә чыгып, белешмә җибәрүне тизләтүдә ярдәм итүләрен үтенә. Өч ай үткәннән соң язу килсә дә, хаталы булып чыга - «Газизуллович» урынына «Газыйзуллович» дип язылган. Альбира район суды аша әлеге хатаны төзәттергәннән соң, суд карарын кабат Украинага җибәрә. Алардан дөресләнгән документны көтү барысы өчен дә бик озак тоела.
Ниһаять, ул бәхетле көнне күрергә насыйп булды. Минҗиһан Хәйретдин кызына шәһәрнең Гагарин урамындагы 26 «А» номерлы йорттан бүлмә ачкычы тапшырылды.
Минҗиһан әби үзенә фатир юллауда ярдәм иткән һәркемгә елый-елый рәхмәт укый. Альбирага аерым рәхмәт әйтә. Ике әби, яңа торакка көзге эшләр тәмамлангач күчәргә җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading