16+

Музейда ярты көн

Казанның 34 нче мәктәбендәге Е.А.Боратынский музеенда 16 декабрьдә «Гуманитар цикллы предметларны өйрәнүдә музей-педагогик технологияләрне куллану» дигән республика семинары узды. Кунакларны каршы алырга әзерләнгәндә, узган юлның этапларын искә төшерергә булдык.

Музейда ярты көн

Казанның 34 нче мәктәбендәге Е.А.Боратынский музеенда 16 декабрьдә «Гуманитар цикллы предметларны өйрәнүдә музей-педагогик технологияләрне куллану» дигән республика семинары узды. Кунакларны каршы алырга әзерләнгәндә, узган юлның этапларын искә төшерергә булдык.

2009 елның 17 декабре. Е.А.Боратынский музееның ишекләре кунакчыл ачылган. Урамда - 30 градус салкынлык, ә без кунаклар көтәбез. Өстәвенә, ел азагы булганга, билгеләнгән эшләрне төгәлләргә тырышкан чагыбыз. Грипп эпидемиясенә, карантин һәм чатнама суыкка карамастан, без төбәк семинарын уңышлы үткәрә алдык. Әлеге семинар музеебыз эшчәнлегенә хөрмәт белән караучылар - шәһәребез мәктәпләре һәм вузлары укытучылары, район һәм шәһәр хакимиятләре, Мәгариф идарәсе вәкилләре өчен һәр елны уздырылган традицион чарага әйләнде.
2010 елдагы семинар исә Сенат мәйданындагы восстание датасы алдыннан үткәрелде. Без анда декабрист хатыннары турындагы «Мәхәббәт һәм бурыч батырлыгы» дигән әдәби-музыкаль композиция күрсәттек. Шулай ук «И дум великое стремленье» дигән китап күргәзмәсе дә эшләде.
Семинарларга әзерләнгәндә, без музей-педагогик дәресләрне үткәрү форма һәм ысулларының бөтен төрлелеген күрсәтү максатын куябыз. Болар - музейдагы дәресләр, фондтагы экспонатларны күрсәтү, экскурсияләр, әдәби-музыкаль композицияләр, театральләштерелгән тамашалар, күргәзмәләр һ.б.
Кунакларыбыз бөтен дәресләрнең дә монда булучыларга эмоциональ һәм психологик тәэсир итү дәрәҗәсен арттыра баруга корылганын тойганнардыр. Эмоциональ тетрәнү генә тәрбия һәм белем бирү тәэсирен күп тапкыр арттыра ала. Моңа бөтен элементлар да буйсындырылган: тамаша рәте, музыкаль бизәлеш, текст, алып баручылар тавышындагы интонацияләр. Болар барысы да музейда булучыларны сөйләнгән чорга кайтарып, вакыйгаларны йөрәкләре аша уздырырга, геройлар тормышы белән яшәргә мәҗбүр итә.
2013 елның иң мөһим вакыйгаларының берсе итеп, А.С.Пушкинның Казанга килүенә 180 ел тулуны атарга кирәктер. Бу чарага күргәзмәләр, фәнни-практик конференцияләр, түгәрәк өстәлләр багышланды. Ә без исә республика семинары уздырдык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading