16+

Музейны кунакханә белән бутамагыз

Әле ярый интернет бар, дия-дия, Тукаебызның Кырлае турында мәгълүмат җыярга тотындым. Сүз дә юк, Яңа Кырлай авылы Казан артында гына, шулай да, хәзерге заманда бүлмәңдә утырып та сәяхәт итәргә дә, танышырга да була лабаса. Коллективыбыз белән ел саен җәй башында Татарстаныбызның берәр истәлекле урынына бара торган күркәм гадәтебез бар: Биләрдә,...

Музейны кунакханә белән бутамагыз

Әле ярый интернет бар, дия-дия, Тукаебызның Кырлае турында мәгълүмат җыярга тотындым. Сүз дә юк, Яңа Кырлай авылы Казан артында гына, шулай да, хәзерге заманда бүлмәңдә утырып та сәяхәт итәргә дә, танышырга да була лабаса. Коллективыбыз белән ел саен җәй башында Татарстаныбызның берәр истәлекле урынына бара торган күркәм гадәтебез бар: Биләрдә,...

Әле ярый интернет бар, дия-дия, Тукаебызның Кырлае турында мәгълүмат җыярга тотындым. Сүз дә юк, Яңа Кырлай авылы Казан артында гына, шулай да, хәзерге заманда бүлмәңдә утырып та сәяхәт итәргә дә, танышырга да була лабаса. Коллективыбыз белән ел саен җәй башында Татарстаныбызның берәр истәлекле урынына бара торган күркәм гадәтебез бар: Биләрдә, Болгарда, Иске Казанда, Балтачта булдык, инде исәп Кырлайга барып кайту иде. Белешмә алу өчен Тукай-Кырлай дип төймәләргә басуыма, «Кырлай шәһәр арты комплексы» дигән язу килеп тә чыкты.
Атта йөрисеңме, мунча керәсеңме, туй кирәкме - барысы да мөмкин, дип язалар. Ә мине Кырлайда Тукай музее кызыксындыра. «Махсус тәкъдим» дигән урында Тукай белән аз гына таныштырып, бер җөмлә белән генә, якында гына музей да бар, дигән хәбәр бирелгән. Моңа бик аптырадым. Аңлатырлар әле, дип, кунак йортының номерын җыям. Менә сиңа мә! Тукайның Кырлаенда да татарча белмиләр икән. «Желательно по русски», - диләр чыбыкның теге башында. Аңлашып бетә алмадык без. Мин, музей, дим, ул исә кунакханә турында сөйли. Әбиемнең: «Мең кат ишеткәнче, бер кат күрүең артык», - дигән сүзләрен кабатлый-кабатлый, Кырлайның үзенә үк юл алдым. Кунакханә дигәнең авыл очында ук икән. Коллектив белән Кырлайга киләсе идек, дип йомышымны аңлатып, ишекләрнең әле берсен, әле икенчесен ачам. Кәеф төште, ник бер почмакта Тукай рухы, татар мохите булсын. Аннан бик усал һәм һәр уңайлы мизгелдә кимсетергә тырышучы марҗа хатыны белән таныштырдылар. Ул ханымнан да музей турында сорашам: сез нинди программалар тәкъдим итәсез, янәсе. «Без алар белән эшләмибез. Музей моннан ерак түгел, теләгән кеше бара», - дип җавап бирде ул, теләми генә. Мин дә акрынлап эшнең асылына төшенә башладым бугай. Белмәгән кешегә Кырлай да, Тукай да бер кебек. Мин дә интернет аша алынган мәгълүматтан, Кырлайга Тукай музеена килгән кешеләргә төрле ял программалары тәкъдим ителә дә, син үзеңә охшаганыңны сайлыйсың, дип аңладым. Кунакханәдәгеләр исә, халык безгә ял итәргә килә дә теләгән кеше музейга да керә, дип аңлатырга тырышалар. Мондый гына күл дә, атлар, мунчалар да Татарстан буенча, эзләсәң, бихисап. Озын юлны кыска итеп халык бирегә Тукай эзләре буйлап килә. Кырлай шәһәр арты комплексы моннан файдалана. Иң җанга тигәне - биредә туган телебезне, милләтебезне һәм Тукаебызны хөрмәт итмәүләре. Моңарчы берничә тапкыр Кырлайга барганым булса да, кайсы ишекне шакыйсын белмичә, буталып йөрдем. Ә чит илдән, башка төбәкләрдән килгән кунаклар? Алар Тукай белән бәйле татар авылына дип килә. Димәк, кунакханәсендә, ашханә һәм кибетендә дә тиешле мохит булырга тиеш.
Әйткәнемчә, буталчыклык интернет битеннән башланган иде. Бактың исә, Тукай музееның сайты бөтенләй юк икән. Аны ясатырга акчабыз юк, диделәр. Монысы бик кызганыч, югыйсә үзләре дә килгән кунакларны менә дигән итеп хөрмәтли беләләр. Без килеп кергәндә, музей хезмәткәрләре ишегалды тулы балалар белән гөр килеп аралаша иде. Экскурсоводлар мавыктыргыч итеп сөйли, Тукайны беләбез дисәк тә, үзебез өчен яңалыклар да ачтык. Музей артында гына күл, бик матур, чиста бакча, кереп ял итим дисәң, беседкасы да бар. Теләгән кеше катамаранда да йөри ала, үзең генә курыксаң, ишкәкчеләр ярдәм итәргә әзер, көймәдә дә йөртәләр. Кунакханәдә: «У нас свое озеро, у них свое», - дигәннәр иде. Шул бер үк күл икән инде ул. Яр буенда кемнең көймәсенә утырсаң да була. Ял итеп, бик ошатып кайттык Тукаебызның Кырлаен. Башкаларга да барырга тәкъдим итәбез. Теләгәннәр кунакханәгә дә барсын, ә инде гади, ихлас сәфәр телисез икән, туп-туры музей комплексына керегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading