16+

Әниемә Кытайдан хат

Бер ай узып китте, әни. Кытайда эссе дә булды, салкын да. Монда фатирларны җылытмыйлар, кешеләр көне буе бар булган өс киемнәрен киеп йөри. Мин үзем яшәгән фатирга җылыткыч алдым. Кыйммәт түгел - нибары 140 юань гына (алтыга тапкырла да Россия бәясен белерсең). Җылы өс киеменнән кухняда ашарга әзерләргә туры килде,...

Әниемә Кытайдан хат

Бер ай узып китте, әни. Кытайда эссе дә булды, салкын да. Монда фатирларны җылытмыйлар, кешеләр көне буе бар булган өс киемнәрен киеп йөри. Мин үзем яшәгән фатирга җылыткыч алдым. Кыйммәт түгел - нибары 140 юань гына (алтыга тапкырла да Россия бәясен белерсең). Җылы өс киеменнән кухняда ашарга әзерләргә туры килде,...

Бер ай узып китте, әни. Кытайда эссе дә булды, салкын да. Монда фатирларны җылытмыйлар, кешеләр көне буе бар булган өс киемнәрен киеп йөри. Мин үзем яшәгән фатирга җылыткыч алдым. Кыйммәт түгел - нибары 140 юань гына (алтыга тапкырла да Россия бәясен белерсең). Җылы өс киеменнән кухняда ашарга әзерләргә туры килде, бөтен булган ихтыяр көчемне җыеп, салкын душта коендым. Аннары төренеп йокладым. Авырыйсым бер дә килми. Хәзер инде көн янәдән җылытты. Мин туңмыйм инде, әни... Кибеткә кеше күрер өчен йөрим. Алар миңа елмая, мин исә аларны кызыксынып күзәтәм. Кытайча әүвәлгечә ике сүз генә беләм. Телләрен өйрәнеп булмый, дөрес әйтмәм, дип куркып, дәшмичә йөрим. Барыбер аңлыйлар, бездәйләрне «өйрәнгәннәрдер» инде. Минем кебек «телсез» халык күп бит монда. Пантомима күрсәтеп аңлатам, әни. Көләләр. Мин дә елмаям, кайгырып йөреп булмый бит инде...
Онны бер-ике атна таба алмыйча йөрдем. Күптән түгел генә бер кибеттә онны үзең үлчәп алырга кирәк икәнен белдем, безнеңчә түгел, шуңа күрмәгәнмен икән. Кытай халкы ипи ашарга өйрәнмәгән. Монда без ашый торган ипиләр юк. Америка рецептлары белән пешерелгән ак ипи шундый йомшак, хәтта һавадан да җиңелрәк кебек. Мин андый ипиләрне бик яратмыйм, кызык өчен бер тапкыр алдым да бүтән алмыйм. Уңай яклары да бар Кытайның. Мәсәлән, җиләк-җимеш бик күп. Шундый татлы, төрледән-төрле: манго, карамбола, питахая... Синең, әни, бу җимешләрне ашаганың бармы икән? Кайтканда сиңа күчтәнәч итеп алып кайтырмын әле.
Карабодай да юк икән монда. Кытай халкы бу ярманы бөтенләй белми. Гуанчжоу шәһәрендә урысларныкы булган бер кибет таптым. Ярты кило карабодайны 25 юаньга (150 сум) сатып утыралар. Кеше барыбер ала. Карабодай боткасы пешердем дә коллегаларымны кунакка чакырдым. Саша - Мәскәү егете, Бебе - аның сөйгәне - кытай кызы. Тәмле дип ашадылар. Миңа да күңелле, аларга да кич уздыруның бер төре булды бу. Монда үземне бик бәхетле итеп хис итәм. Әни, мине елмаерга, һәрвакыт кыю, көчле булырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәткәнең өчен мең-мең рәхмәтләр сиңа. Син - минем өчен гел үрнәк. Мин сине бик нык яратам. Кытайга килерсең әле! Амин, шулай булсын. Сине гел уйлап йөргән кызың, Ләйлә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading