16+

Әнием «мәктәбе»

Әнием Галия Әтнә районы Иске Җогып авылында туган. Гомер буе халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләде. Ул вакытта без Арча районына карый идек. Мари авылларына 1 чакрым гына ераклыктагы авылдан Арчага кадәр барып, халык сораган әйберне алып кайтырга кирәк, шәхси транспорт юк. Тиешле кешене күреп, уртак тел табып, кирәк икән...

Әнием Галия Әтнә районы Иске Җогып авылында туган. Гомер буе халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләде. Ул вакытта без Арча районына карый идек. Мари авылларына 1 чакрым гына ераклыктагы авылдан Арчага кадәр барып, халык сораган әйберне алып кайтырга кирәк, шәхси транспорт юк. Тиешле кешене күреп, уртак тел табып, кирәк икән...

Әнием Галия Әтнә районы Иске Җогып авылында туган. Гомер буе халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләде. Ул вакытта без Арча районына карый идек. Мари авылларына 1 чакрым гына ераклыктагы авылдан Арчага кадәр барып, халык сораган әйберне алып кайтырга кирәк, шәхси транспорт юк. Тиешле кешене күреп, уртак тел табып, кирәк икән юмалап, кирәкле әйберләрне алгач, ике сумкаңның тулганын сизмичә дә каласың. Әле иң өстенә дә салып була бит. Чатка чыгып җитеп булса, берәрсе утыртмыйча калмас дип фикер йөртеп, әкрен генә атлыйсың...
Һәр сишәмбе саен мари авылларына йә булмаса Казан шәһәренә барып товар сатар өчен, машина биргәннәр. Шулай булмаганда, планны үтәп булмый. Дүрт баланы да үстерергә кирәк. Үзе дә аралашучан кеше булганга, сатулар уңышлы гына узган. Тырышлыгын күреп, эшен һәрвакыт уңай бәяләүләрен мактау кәгазьләре, медальләре күрсәтеп тора. Әниемә, үзенең эшеннән тыш, колхоз эшләренә дә йөрергә туры килгән әле. Һәр гаиләгә борчак җире бүлеп бирелә торган булган. Бүген-иртәгә бала табарга җыенган әнием дә, чалгы тотып, күрше авылга киткән. «Чембулат авылы тавын һич менеп булмый, - дип искә ала ул. - Янымда барган каенанам сәнәкнең арты белән этеп менгезде». Шул көнне 4,5 кг лы улын тапкан. Икенче көнне комбайнда ашлык уручы әтием басудан гына туры әниемнең хәлен белергә барган. Күчтәнәч итеп бер бөтен ипи һәм бер сумка шомырт алып барган. Ул вакытларда бәби көтүче аналарның кадере булмаган шул, балаңа бер ай тулар-тулмас эшкә чыгарга туры килгән. Имчәк балаңны күкрәгеңә куеп имезгәндә, куллар шәл бәйләгән.
Әнинең безгә гел әйтә торган сүзе: «Үзегезне кешедән бер баш түбән итеп хис итеп сөйләшегез. Шулвакытта үзегезнең бу тормышта тагын да кирәклерәк кеше булуыгызга төшенеп яшәрсез». Әтием Идварт белән үзара аңлашып яши алар. Әти һәрвакыт тормышта әнинең таянычы булып торды.
Әнием хәзерге вакытта авылда абыстай вазифасын башкара. Авыл кешеләре дә, әйләнә-тирә авылныкылар да, Галия, дип якын итеп, хөрмәт итеп торалар үзен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading