16+

Нәрсә эшләргә?

Үрмәләргә туганнар оча белмиләр. (М.Горький)

Нәрсә эшләргә?

Үрмәләргә туганнар оча белмиләр. (М.Горький)

Әлеге сорауны уйлау сәләте булган һәр россияле үз алдына куя. Әйе, чыннан да нәрсә эшләргә, кереп баткан сазлыктан чыгу юлларын ничек табарга?
Мин үзем аерым шәхес, халык, ил язмышына битараф кеше түгел. Ил буенча барган вакыйгаларны мөмкинлек булганча күзәтәм, анализ ясап барырга тырышам. Күренә ки, илемнең язмышы аңлатып булмастай ниндидер халәткә керде кебек. Хәзерге вакыйгалардан чыгып, һәрвакыт, үземнең элекке кадерле туган илемнең төгәл системасын күзаллыйм да, без нәрсә югалттык, дип уфтанам, сагынам.
Радио тыңлыйм. Смирнов фамилияле бер сенатор белән әңгәмә бара. Ул, безнең ил хәзер кулланучылар иленә әйләнде, товарларның 75 проценты читтән кертелә, үзебездә 25 проценты гына җитештерелә, ди. Радиотыңлаучылар, хәзерге вазгыятькә борчылып, төрле сораулар бирәләр, хосусыйлаштыру һәм төрле реформалардан гарык булулары турында үзләренең тискәре мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Смирнов, «әйе, хәзер без аңладык, 90 нчы еллардан башлап кылынган гамәлләр хата булган, без хәзер Гайдар позицияләреннән читләштек, аны инде оныттык, үткән бер этап итеп кенә карыйбыз», дип җавап бирә.
Кайвакыт министрларны да жәлләп куям. Уйлап карагыз, алар көн саен (ничәмә еллар рәттән бит ул) икешәр җиргә өлгерергә тиеш: берсе - Президент җыелышына, икенчесе - Премьер-министрныкына. Җыелышларның берсе Кремльдә узса, икенчесе - Мәскәү астында, йә киресенчә, икесе дә Мәскәү астында, ләкин төрле резиденцияләрдә. Анда булмаса бөтенләй дә самолет белән йә Сочига, йә Ерак Көнчыгышка һәм тагын каядыр очасы. Бөтен җирдә дә шул ук кешеләр. Аларга ничек итеп үз тармакларын планлаштырырга, бөтен ил буенча мәгълүмат тупларга, мәсьәләләрне хәл итәргә өлгерергә кирәк? Илебез бик зур, самолет белән очсаң да ничәмә сәгатьләр кирәк бит. Бәлки шуның өчен дә илне иярләп булмыйдыр?!
Менә безнең ише гади халык телевизор экраннары аша күзәтеп һәм, гомумән, үзебез дә тормышыбыз, илебезнең кая барганын күреп торабыз бит. Мәсәлән, халык ничә еллар элек үк чаң кага башлады бит: тегендә урлыйлар, монда талыйлар, мәгариф, медицина өлкәсендә, армиядә шундый-шундый хәлләр, алай ярамый, диләр, туган илләренең язмышы өчен кайгыралар.
Думага да күз салып алыйк әле. Берничә ел элек бик озак вакытлар сөт продукциясе турында сүз барды. «Сөт» дип язылган пакетларга тутырылган продукция күп очракта үзенең сыйфаты белән «сөт эчемлеге» дигән төшенчәгә генә туры килә икән. Бик күп ыгы-зыгылардан соң сөт пакетларында да «сөт эчемлеге» дигән язу пәйда булырга тиеш иде. Сезнең күргәнегез бармы андый нәрсәне?
Инде менә «милиция»не «полиция»гә үзгәртү, дөньяда тиңе булмаган ныклы, тирән белем бирә торган уку-укыту системасын тудырып БДИлар кертү, халыкны кыш көне дә иртүк торып эшкә, укырга барырга мәҗбүр итүләр... Боларны ничек аңларга кирәк?
Мәгълүм ки, кеше табигатьнең бер объекты буларак, аның кануннары буенча яши. Кешенең табигатькә ярашлы үзенең биологик сәгатьләре бар. Тәүлекнең аерым бер вакытларында кеше организмының эчке энергиясе киеренкелек кичерә. Мәсәлән, иртәнге сәгать 5 белән 7 арасында - юан эчәк, 7 белән 9 арасында - ашказаны һ.б. Димәк, бу вакытлар арасында организмның биоритм теләкләренә туры килә торган функцияләре бар дигән сүз. Вакытны ясалма рәвештә теге яки бу якка озайту яки кыскартулар кеше сәламәтлегенә гаять дәрәҗәдә зыянлы дигән сүз бит. Бигрәк тә балалар организмы ниләр кичерә?!
Ә күптән түгел генә Премьер-министр әлеге мәсьәлә буенча сүз күтәрмәскә, ничек бар - шулай дәвам итәргә кирәк, бетте-китте, дип белдерде үзенең министрлары белән очрашуында. Ә бит моның зарары турында зур белгечләр әйтеп, язып чыктылар!
Инде галәм дә безне кисәтте: дөрес яшәмисез, тормышта бик җитди, бердәм, гадел булырга кирәк, диде.
Әле бит көтелмәгән һөҗүм космостан гына түгел, җир өстендә дә булырга мөмкин. НАТО һәм АКШның безне ПРО һәм башка системалар белән уратып алуын гадәти нәрсә генә дип кабул итәргә күнектерделәр инде. Читтән товар кертү генә түгел, казылма байлыкларыбызны дөнья олигархлары үзебезнең җиребездә үк актара, суыра, ул аңа хуҗа. Халкыбызның рухи, әхлакый халәте турында әйтмим дә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading