16+

«Нур»лылар аклык алып килде

Кышның зәмһәрир суыкларында Башкортстанның «Нур» театры үзләренең романтик рухтагы дәртле уеннары белән Казан тамашачысының күңелен пакьләндерды, аклык бүләк итте.

Кышның зәмһәрир суыкларында Башкортстанның «Нур» театры үзләренең романтик рухтагы дәртле уеннары белән Казан тамашачысының күңелен пакьләндерды, аклык бүләк итте.

«13 ел дәвамында Казанга гастрольләр белән килмәүләре өчен башта шелтә белдерәбез, аннан инде: «Рәхим итегез!» - дип әйтәбез», - диде Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Уфа кунакларын сәламләп. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә: «Шуңа күрә сез хәзер кимендә 13 ел рәттән ел саен безгә килеп йөрергә бурычлы! Бу хат аванс белән бирелә», - дип, Уфа театрының директоры Урал Гыйрфатуллинга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатын тапшырды, «Нур» театрының Казан белән Уфа, Татарстан белән Башкортстан арасын бәйләп торучы күпер булуын ассызыклады, үзенең Уфага барган вакытларында «Нур» театрын даими тамаша кылуын әйтте.
«Нур» театрының баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин: «Без сезгә бары тик ак спектакльләр генә алып килдек», - дип, зал тутырып килгән тамашачыны сәламләде. Залдагы халык арасында тумышлары белән Башкортстан якларыннан булган дусларым, танышларым шактый булуына игътибар иттем. Гомумән, буш урыннар юк иде бу көнне Камал театрының тамаша залында. «Нур» сагындырган...
Уфалыларның Казанда куйган беренче спектакле - Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» музыкаль драмасын тамаша кылу бәхетенә мин дә ирештем. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираеваның, күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүенә карамастан, әле дә кызлар кебек сәхнәдә йөгереп йөрүенә, җор теллелегенә, артистлык - образны ача белү осталыгына ихлас сокландым. Ул залим холыклы Сәлим байның (Айрат Фатыйхов) ир-ат холкына яраклаша белүче, хикмәт белән яшәүче хатыны Җиһан ролен башкарды. куй көтүчесе хәерче Бакыйның бай кызы Хәмдиягә булган мәхәббәте хакында барган спектакль Казан тамашачысын үзенең романтик рухы белән җәлеп итте. Казанлылар өч көн дәвамында Р. Нурлыгаяновның «Ак чәчәк сиңа бүләк» мелодрамасын, Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» драмасын һәм «Нурлы сәфәр» дип аталган саубуллашу тамашаларын карады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading