16+

Ныграк, ныграк, ныграк басам Машинамның газына...

Рәхәтләнеп, чаж итеп кенә йөр икән дә ул, барасы җиреңә җәһәт кенә барып җит икән. Машинада йөрү турында сөйләвем инде. Әмма газга басып, чажлап кына йөрер яшем түгел - мин инде бала анасы. Үземнән бигрәк балам өчен җаваплы кеше буларак, машина белән сак хәрәкәт итүчеләр исемлегенә керәмендер. Ә яшьләр...

Ныграк, ныграк, ныграк басам  Машинамның газына...

Рәхәтләнеп, чаж итеп кенә йөр икән дә ул, барасы җиреңә җәһәт кенә барып җит икән. Машинада йөрү турында сөйләвем инде. Әмма газга басып, чажлап кына йөрер яшем түгел - мин инде бала анасы. Үземнән бигрәк балам өчен җаваплы кеше буларак, машина белән сак хәрәкәт итүчеләр исемлегенә керәмендер. Ә яшьләр...


Сибгат Хәкимнең оныгы, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимовның кызы Камилә күптән түгел генә шундый фаҗигагә тарып, якты дөнья белән хушлашкач, кабат шул мәхшәр тулы юлларыбыз турында язарга алындым инде. Ә юллар, чынлап та, хәзер күп яшь гомерләрне йотучы, кызыктан кызганычка әверелүче куркынычка әверелеп бара.
Әле бер көн, йомышым төшеп, КФУ янында басып торырга туры килде. Без укыган чакта да аз түгел иде инде ул машиналы студентлар. Ә хәзер алар җәяүлеләргә караганда күбрәк, ахры - университетның бөтен ягыннан өсте-өстенә өелгән транспортның чуты-чамасына чыга торган түгел. Элек егетләр килеп ала иде кызларны, хәзер машинасыз кыз бала сирәк бугай. Юри карап-күзәтеп торганда да, чыккан һәрбере тимер атын иярләп китте. Ә үзләре... бүген-иртәгә унсигезе тулган-тулачак сабый балалар. Боларына ни хаҗәт машина руле артына утыру?!
Мин Казан урамнарын, андагы бөкеләрне күз алдында тотып әйтмим, ә әни кеше буларак уйланам: кайсыбызга унсигездә акыл керә?! Керми бит ул, керә дә алмый. Университетта укыган вакытта очрашып йөргән егет белән рәсми булмаган төнге автоузышта катнашканым булды. Андагы адреналин, андагы курку-кот алыну чигендәге драйф! Хәзерге акылым булса, утырыр идемме инде мин аңа?!. Ә унсигездә-егермедә утырасың - кызык бит, татып карыйсы килә. Ярый шунда капланып үлмәгәнбез дә инде, ярый гомерне Ходай Тәгалә саклап калган. Машинасы белән әйләнгән, вафат булган, имгәнгән егетләр, алар белән очрашып йөргән кызлар арасында инвалид арбасына гомерлеккә утырып калганнары да булды. Бер тапкыр сынап карагач, никадәр куркыныч язмыш шаяруы икәнен мин дә аңладым анысы, башка бармадым. Төштән соң акыл керде дигәндәй...
Шуңа да мин унсигезе тулу хөрмәтенә баласына юл йөрү таныклыгы белән машина бүләк иткән ата-аналарны хуплый алмыйм. Буладыр баланың да төрлесе - акыллысы, сабыры, машинаны кирәк дип йөртүчесе. Әмма зур күпчелеге бит аны кылтаю, шапырыну, узышу чарасы итеп кенә кабул итә. Баласы бер бәрелеп имгәнеп (кайсыбер очракларда баласын бөртекләп операция өстәлендә җыеп биргәч тә!), машинасын тимер өеменә әйләндереп кайтарып ыргыткач та, ата-ана кабат тизрәк машина алып бирергә тырыша. Шту син - ул бит синең дәрәҗәңне дә күрсәтә. Моның баласы җәяү йөри, дисәләр, оятын кая куярсың?! Бер тизлеген арттырып (кәттә машинада сәгатенә 60 км белән барып булмый бит инде ул), таныклыгыннан колак каккан икән, ник утыртырга ул баланы кабат рульгә?! Акыл кергәч, машинаның дәрәҗә күрсәтү билгесе булмавын аңлагач утырыр.
Үлчәүдә кайчак бала гомере була шул. Иң аянычы да, кайтарып алмаслык ачыну, гомерлек үкенеч тә шуңа килеп төртелә. Кечкенәдән транспортка хирыс булып үскән, аның белән идарә итүне тәмләп башкаручы яшьләргә кагылмаса да, үз баласына каударлана-ашыга машина алып биргән әти-әниләрнең колагына барыбер киртлисе килә: Ходай, сакланганны саклармын, дигән. Әнә юл буенда тезелеп киткән истәлек ташлы каберләр күпме дә, япь-яшь килеш арабыздан киткән, соңгы сулышын юл фаҗигасендә алган гомерләр ничә?!. Күп вакытта, язмыш инде ул, дип карасак та, аларның зур күпчелеге артына уеннан чыккан уймак качкан була шул.
Әнә радиода Салават җырлый: «Ныграк, ныграк, ныграк басам машинамның газына, күз йомганчы капланасың, ялгышсаң да аз гына...» Язмышлардан ялгышларны сызып ыргытсаң икән ул - кайвакытта шул бер газ педале генә дә хәлиткеч ролне уйнап куя. Хәерле юлларда хәерле ниятләр йөртсен иде дә адәм баласын, тимер атлар язмыш каргышы булмасын иде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading