16+

Онытмыйк батырларны!

Мин Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен яшьли татыдым. Безнең буынга сугыш беткәч тә әле бик авырга туры килде. Сугыш елларында җимерелгән шәһәр-авылларны, завод-фабрикаларны аякка бастыру безнең җилкәләргә төште. Без хәзер дә тик торырга яратмыйбыз. Мәктәпләргә барып, югары сыйныф укучыларына Ватанны ярату, аңа хезмәт итү турында сөйлибез. Мин үзем егерме елга якын...

Мин Бөек Ватан сугышының ачысын-төчесен яшьли татыдым. Безнең буынга сугыш беткәч тә әле бик авырга туры килде. Сугыш елларында җимерелгән шәһәр-авылларны, завод-фабрикаларны аякка бастыру безнең җилкәләргә төште. Без хәзер дә тик торырга яратмыйбыз. Мәктәпләргә барып, югары сыйныф укучыларына Ватанны ярату, аңа хезмәт итү турында сөйлибез.
Мин үзем егерме елга якын Казанның Идел буе районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советында эшләдем. Пенсиягә чыккач, мине Беренче Май бистәсе комитеты рәисе итеп сайлаганнар иде. Мин анда ун ел хезмәт куйдым. Шул чорда берничә урамга асфальт җәйдерергә, су колонкаларын төзәттерергә, урам утларын тәртиптә тотарга, йортларга газ кертергә һәм башка күп эшләрне башкарырга туры килде. Шулай да бер зур эш өстемдә тора иде. Сугыш кырында һәлак булган якташларыма бистәбезнең урта бер җирендә һәйкәл куясы килгән иде. Аллага шөкер, Җиңү бәйрәменең илле еллыгына бу эшне дә башкарып чыга алдык. Бүген 24 тугандашыбыз исеменә куелган мәрмәр һәйкәл үзәк урам уртасында тора. Җиңү бәйрәменең алтмыш еллыгына 33 нче шәһәрчектән курсантлар килеп, һәйкәл тирәсен чүп-чардан җыештырып, чуен рәшәткәләрне буяп, баскычларын төзәтеп, үсеп китә алмаган чыршы урынына яңасын утыртып киткәннәр иде. Бу һәйкәлне куюда безгә: «Энергокоммаш» заводы директоры Рөстәм Шакиров, Башкарма комитеттан райкомхоз җитәкчесе Рөстәм Матросов һәм «Горзеленхоз» оешмасы ярдәм күрсәтте. Беренче Май бистәсендә яшәүчеләр исеменнән бик зур рәхмәт аларга!
Бу һәйкәл безгә батыр якташларыбызны искә төшереп торыр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading