16+

Пар канатларыгыз каерылмасын!

Бу дөньяда һәр нәрсә парлы итеп яратылган. Бер-берсенә терәк булып, 50 ел бергә гомер иткән парларга карап, никахлары күктә укылгандыр, дисең. Чыннан да шулайдыр ул. Әлеге гомер эчендә нинди генә вакыйгалар булмаган да, нинди генә сулар акмаган.

Пар канатларыгыз каерылмасын!

Бу дөньяда һәр нәрсә парлы итеп яратылган. Бер-берсенә терәк булып, 50 ел бергә гомер иткән парларга карап, никахлары күктә укылгандыр, дисең. Чыннан да шулайдыр ул. Әлеге гомер эчендә нинди генә вакыйгалар булмаган да, нинди генә сулар акмаган.

2012 ел Балык Бистәсендә яшәүче Гыйзетдиновлар гаиләсенә дә олы бер вакыйга булып кереп калыр, мөгаен. Моннан нәкъ 50 ел элек Рәшит абый белән Оркыя апа гаилә корып, тормыш дигән олы юлдан кулга-кул тотынып атлап китәләр.
Рәшит абый белән Оркыя апа икесе дә Күгәрчен авылыннан. Балачак еллары авыр сугыш елларына туры килә. Аларның язмышларында да уртаклык бар. Икесенең дә әтиләре Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак була. Рәшит абый да, Оркыя апа да бик яшьли тормыш арбасына җигеләләр. Оркыя апа, авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, фермага сыер савучы булып урнаша. Ә Рәшит абый кечкенәдән атлар янында йөреп үскәнгә, мәктәпне тәмамлауга, атлар караучы булып керә. Фермада эшләгән чагында ук Рәшит абый уңган-булган Оркыя апага күз төшерә. Рәшит абый да, буйга әллә ни калку булмаса да, тәвәккәл, җитез, үз сүзендә нык торучы егет була.
Оркыя апа артыннан егет-җилән көтүе белән йөрсә дә, бер Рәшитне генә якын итә Оркыяның йөрәге. Шулай бергәләп эшләп, дуслашып йөргәннән соң, хисләрен вакыт белән сынаганнан соң гына никах белән ныгыта алар. Оркыя апа Рәшит абый йортына күчә. Тиздән яшь гаилә яңа йорт тергезә. Рәшит абый, балачактан атасыз үскәнгәме, бик тырыш була. Аның үз авылында гына да ике нигез коруы игътибарга лаек. Хәзерге вакытта да Рәшит абыйның хуҗалыгы таза-сау.
Оркыя апа белән Рәшит абый олы тормыш сукмагында өч кызга канат куялар. Кызлары да, әллә өйдәге тәрбияне күреп үскәнгәме, итагатьле, тәрбияле, тыйнак булулары белән аерылып торалар.
- Тормыш булгач,төрлесе була инде, - ди Оркыя апа. - Савыт-сабасы да шалтырап куя. Ләкин шул тавышны тышка чыгармыйча, сүндерергә кирәк. Җырдагы кебек, тышта буран булса булсын, өйдә буран булмасын. Аллага шөкер, һәрбер көнгә шатланып, Аллаһка рәхмәтләр әйтеп яшим. Кызларыбыз да, оныкларыбыз да үсеп җиттеләр. Елларыбыз тыныч, табыннарыбыз мул булсын.
Кеше гомерләрен ел фасыллары белән чагыштыралар. Ә Оркыя апа белән Рәшит абыйның күңелләрендә һәрчак яз, күңелләре һаман 18дә әле. Алар бүгенге көндә бик бәхетлеләр. Ә бәхет ул чәчәк кебек. Бер дә юктан гына бөреләнми, аны тәрбияләп үстерергә, сакларга, наз һәм көч түгәргә, сабыр булырга кирәк. Ул бары тик шуннан соң гына чәчәк ата. Ә бәхет чәчәге кеше гомерен бизи. Гомернең үткәнен, бүгенгесен, киләчәген билгели. Гыйзетдиновлар гаиләсенең дә бу чәчкәсе мәңге корымасын, шиңмәсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading