16+

Почтальоны табылыр иде дә...

«Шәһри Казан» газетасының 2013 елгы 7 февраль санында «Хат ташучы, кайда син?» дигән мәкалә басылган иде. Укып чыктым да гаҗәпкә калдым. Анда Казан шәһәрендә хат ташучының уртача хезмәт хакы 14400, иң күбе 18000гә дә җитәргә мөмкин, диелгән. Аның кадәр хезмәт хакы һәм премия түләсәләр, кайсы гына хат ташучы эштән китәр...

Почтальоны табылыр иде дә...

«Шәһри Казан» газетасының 2013 елгы 7 февраль санында «Хат ташучы, кайда син?» дигән мәкалә басылган иде. Укып чыктым да гаҗәпкә калдым. Анда Казан шәһәрендә хат ташучының уртача хезмәт хакы 14400, иң күбе 18000гә дә җитәргә мөмкин, диелгән. Аның кадәр хезмәт хакы һәм премия түләсәләр, кайсы гына хат ташучы эштән китәр...

«Шәһри Казан» газетасының 2013 елгы 7 февраль санында «Хат ташучы, кайда син?» дигән мәкалә басылган иде. Укып чыктым да гаҗәпкә калдым. Анда Казан шәһәрендә хат ташучының уртача хезмәт хакы 14400, иң күбе 18000гә дә җитәргә мөмкин, диелгән. Аның кадәр хезмәт хакы һәм премия түләсәләр, кайсы гына хат ташучы эштән китәр иде дә, кайсы гына аның урынына килмәс иде. Санап киткән эшләрнең һәммәсен дә алар башкара. Түрәләрнең хезмәт хакын да, мескен почтальонның 3000-5000 сум хезмәт хакын да кушып бүлгәннән соң, уртача 18000 сум чыгасына ышанам мин, хәзер бит уртача хезмәт хакын бар урында да шулай исәплиләр. Гади эшчеләрне ялкаулыкта гаепләмәсәгез иде. Авылларда да шул сез санаган барлык эшләрне башкаралар почтальоннарыбыз. Әле үзләре генә җитешә алмагач, бөтен гаиләләрен, туганнарын җигәләр. Алар газета-журналларга яздыралар, телефон, газ, ут өчен акча җыялар, товар саталар, пенсия тараталар... Район газетасында «почтальоннар кирәк, хезмәт хакы 5000 сум» дигән белдерүләр укыганым бар. Рәхмәт почтальоныбыз Эльмира Минияр кызы Сәгидуллинага, пенсияне өйгә кертеп бирә, айның билгеләнгән бер көнендә апасы белән утка, газга, телефонга акча җыялар, субсидияләрне бирәләр. Башта әнисе Дамира пенсиягә чыкканчы эшләде, аннан соң сеңлесе Эльвия хезмәт куйды, ә хәзер Эльмира эшли. Зур Сәрдектәге почта бүлекчәсеннән алып кайтып, Чишмәбаш авылында тарата ул газета-журналларны. Авыл зур, әмма аның көндәлек матбугатны көнендә таратмый калганы юк. Авыл халкы бик рәхмәтле аңа.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading