16+

Подвалдан чыгасы иде

Күптән түгел матбугатта Бауман урамындагы «Матбугат йорты» бинасының берничә ел билгеле булмаган язмышы мәгълүм булды, тагын бер сер чишелде.

Подвалдан чыгасы иде

Күптән түгел матбугатта Бауман урамындагы «Матбугат йорты» бинасының берничә ел билгеле булмаган язмышы мәгълүм булды, тагын бер сер чишелде.

«Баумандагы матбугат йорты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Виталий Большаковның әйтүенчә, ул бинада кунакханә урнашачак, ишегалдында 275 урынлы машиналар кую урыны да булдырылачак икән.
Ә беренче катында 3 ресторан һәм кечерәк кенә китап кибете булдыру турында ышандырганнар. Безгә, олылар өчен, бу бик шатлыклы хәбәр иде, чөнки әлеге бинада (шәһәр уртасында) элек тә зур китап кибете бар иде. Әмма аны, бу бинада «тормыш» беткәч, подвалга төшереп куйдылар.
Рестораннар Бауманда болай да хәттин ашкан, өч урынына берәү дә җитәр. Әмма бу оешма (ООО «Дом печати на Баумана») китап кибетен яңадан кайтарырга булган икән (бигрәк тә Татарстан язучыларының китаплары өчен), ул кибетне, билгеле, элеккеге кебек зур итеп ясарга кирәк иде. Өстәвенә элеккеге кебек кенә дә түгел, ә үзенчәлекле, заманча китап кибете булырга тиеш. Минемчә, бу мәсьәлә белән Татарстан Язучылар берлеге дә, Татарстан китап нәшрияты да кызыксыныр. Халык теләгән кибетне булдыру өчен мондый яхшы форсат башка тумаячак, шуңа күрә, мөмкинчелектән файдаланып калырга кирәк. Китапның роле төшкән вакытта ул бик вакытлы чара булыр иде. Ә китап кибетенең подвалдагы урынын, һичшиксез, югарыда искә алган оешмага бирергә кирәк, ресторан кебек туклану урыннарын урнаштыру өчен бик кулай урын бит.
Казан шәһәренең Аксакаллар шурасы әлеге мәсьәлә белән Казан хакимиятенә дә мөрәҗәгать итәргә җыена, чөнки бу - бик мөһим мәсьәлә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading