16+

«Понаехали тут...»

Күптән түгел генә, сүз иярә сүз чыгып, бер танышым, Татарстанга, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, Теләчегә күченеп кайтучылар турында әнә шулай дигән иде. Ярымсүгенү рәвешендә әйтелгән бу сүзләр мине уйланырга мәҗбүр итте.

«Понаехали тут...»

Күптән түгел генә, сүз иярә сүз чыгып, бер танышым, Татарстанга, тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, Теләчегә күченеп кайтучылар турында әнә шулай дигән иде. Ярымсүгенү рәвешендә әйтелгән бу сүзләр мине уйланырга мәҗбүр итте.

Минемчә, аның сүзләрендә хаклык юк түгел. Күченеп кайтучылар арасында төрлесе бар бит. Үзләре генә түгел, гадәтләре дә ияреп кайтты аларның. Яманы күбрәктер дә әле. Шулай да бу фалны яманга юрыйсы килми. Мәсәлән, Теләчедә күченеп кайтучыларга яңа урамда йортлар да төзеп бирделәр. Әлбәттә, бу күренеш шушы авылда гомер итеп, юньле торак-оя кора алмаган җирле халыкта көнләшү хисе дә тудырмый калмагандыр. Шуңа да аларның беришләре күченеп кайтучылар турында: «Гомерләрен җәннәттә яшәп үткәрделәр дә, олыгая башлагач, туган җир кирәк булды. Әзергә бәзер кайттылар да урнашып та куйдылар», - дип фикер йөртте. Бигрәк тә җиләк-җимеш очсыз булган, кием-салымга кытлык булмаган Үзбәкстан якларыннан кайтып төпләнүчеләргә нык эләкте. Янәсе, йөзем, күрәгә ашап гомер иткәннәр, рәхәт чиккәннәр.
Аларны мин рәхәт тормыштан читкә киткәндер дип уйламыйм, һәр нәселдә бар бәхет эзләп, гомерен читтә үткәргән кешеләр. Мәсәлән, әтиемнең ике бертуганы Үзбәкстанда яшәп гомер уздырды, олыгайды. Шунда тормыш корып, балалар үстерделәр, хезмәт иттеләр. Алар да бит шушы җирдә туып үсеп, канат ныгытып киткәннәр. Балачаклары ашарга гына түгел, хәтта утынга да тилмергән чакка туры килгән: мичкә салам, чыбык-чабык, сыер тизәге якканнар. Өлкән абыебыз, армиядән кайтуга, юклыкка аптырап, бабамның сеңлесе янына Ташкент шәһәренә китеп барган. Соңыннан үз янына төпчек энесен чакыртып алган. Җиләк-җимеш, яшелчә ашар өчен түгел, әбигә, энеләренә азмы-күпме ярдәм итә алмаммы, дип киткән ул анда. Абыйларыбыз икесе дә авиация заводында тырыш, гадел хезмәт куйдылар, мактаулы эшчеләр булып лаеклы ялга чыктылар.
Заманында кайларга гына китеп, кемнәр белән генә дус яшәмәгән безнең халык! Илдә рәхәт булса, китмәсләр иде бит күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә. Олыгайган көндә чит-ят җирдә туган ягыңны, туган авылыңны җирсеп яту бер дә җиңел түгелдер. Нәкъ халык әйтемендәгечә, рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading