16+

Пумала урынына – БАЛЛОНЧЫК!

Урамдагы диварлар яныннан узганда син, һичшиксез, граффитиларга сокланып карыйсың. Аны яшерен рәвештә генә ясамыйлар! Урам уртасында көпә-көндез баллоннан буяу сиптереп утыручыларны да күрергә мөмкин. Кайдамы? Тукта, ашыкма!..

Пумала урынына – БАЛЛОНЧЫК!

Урамдагы диварлар яныннан узганда син, һичшиксез, граффитиларга сокланып карыйсың. Аны яшерен рәвештә генә ясамыйлар! Урам уртасында көпә-көндез баллоннан буяу сиптереп утыручыларны да күрергә мөмкин. Кайдамы? Тукта, ашыкма!..


6 апрель көнне Россиядәге Франция вәкиллеге белән берлектә «Альянс Франсез-Казань» оештырган «Culture urbaine» проекты кысаларында граффити буенча мастер-класс үтте. Оештыру урыны итеп Казан сынлы сәнгать училищесы сайланылуы да юкка түгел. Студентлар һәм укытучылар француз урам сәнгате йолдызлары белән күреште. Бөтен дөньяга танылган рәссам-граффитичы Небе (Nebay) һәм хип-хоп биючесе Буба (Bouba) үзләре белән таныштырды. Небе - Франциядә граффити юнәлешенә беренчеләрдән булып килеп кергән кеше. Бүген граффитичы абстракциягә, афишалар язуга өстенлек бирә икән.
Хип-хоп йолдызы Буба да үз сәләтен күрсәтте. Әлбәттә, аңа парталар тезелеп киткән аудиториядә биергә уңайсызрак булыр иде. Шуңа да видеоөзек кенә карадык.
Аннан соң барыбыз да училище ишегалдына чыктык. Монда Небе мастер-класс күрсәтте. Граффитичыларның үзләренә генә хас серләре дә бар икән. Аларның хезмәтләре чын рәссамнарныкыннан бер дә аерылмый. Пумала урынына буяу баллончыгы гына кулланыла. Иң мөһиме - граффити ясап бетергәч, үз имзаңны калдыру. Нью-Йоркта башланып киткән бу традиция әле дә дәвам итә.
Студентлар, дәресләре күптән башланса да, китәргә ашыкмадылар, соңгы минутка кадәр әзер «коймак»ны көттеләр. КДТУ студентлары да иҗади мизгелне күзәтү бәхетенә ирештеләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading