16+

«Q» хәрефе нигә язылмый?

Башкалабызда быел узачак Студентлар Универсиадасы алдыннан шәһәребезне, җөмһүриятебезне һәм татар милләтен бөтен дөнья алдында танытырлык киңәшмәләр, очрашулар, халыкара спорт ярышлары үткәрелү турында вакытлы матбугат әледән-әле язып, радиолар сөйләп, телеканаллар күрсәтеп, интернет белдереп, реклама хәбәрләре эленеп торалар. Спортның кайсы тармагын, юнәлешен алсак та, безнекеләр алгы сафларда баралар. Рекламаларны, офис исемнәрен кунакларга...

Башкалабызда быел узачак Студентлар Универсиадасы алдыннан шәһәребезне, җөмһүриятебезне һәм татар милләтен бөтен дөнья алдында танытырлык киңәшмәләр, очрашулар, халыкара спорт ярышлары үткәрелү турында вакытлы матбугат әледән-әле язып, радиолар сөйләп, телеканаллар күрсәтеп, интернет белдереп, реклама хәбәрләре эленеп торалар. Спортның кайсы тармагын, юнәлешен алсак та, безнекеләр алгы сафларда баралар.
Рекламаларны, офис исемнәрен кунакларга укырга җиңелрәк булсын өчен, күп очракта латин әлифбасына нигезләнеп яза башладылар. Товарлар, дарулар, приборлар күптән инде латинча языла. Әмма, шунысы аңлашылып бетми, нигәдер «Qazan» сүзен бутап «Kazan» дип язалар. Уйлап карагыз әле, татар кешеләре үзара сөйләшкәндә «Qazan» дип әйтәләр бит. «Q» хәреф-авазын кая куйганнар, югалтканнар? Учак өстенә, мичкә куела торган казанны да, телдән әйткәндә, «Qazan» дип әйтәбез ләбаса!
Никадәр зыялыларыбыз, тел галимнәребез, профессорларыбыз, академикларыбыз бар, нигә шуңа игътибар итмиләр икән? Кириллица белән латин хәрефләрен катнаштырып төрекчә язылуга нигә күз йомалар? Төрекләрдә «Q» хәрефе юк, аларча «Kazan». Андый сүзләр күп бит ул: карбыз, кавын, камыт, карга, каптырма һ.б.
Универсиадага чит мәмләкәтләрдән килгән милләттәшләребез ошбу наданлыкка игътибар итәчәкләр һәм сораулар бирәчәкләр. Бу хатаны төзәтергә вакыт бар әле. Һич югында, «Казан» сүзен «Qazan»га төзәтергә кирәктер. Абруебыз төшмәсен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading