16+

Разведкага берүзе барган

Безнең гаскәрләр дошманны чигендереп, илнең көнбатышындагы шәһәр һәм авылларны азат иткән көннәрдә була бу хәл. Дошман әле көчле, ул һәр авылны үзендә тоту өчен каты сугышлар алып бара. Безнең сугышчылар, Сталинград янындагы сугышлардагы шикелле булмаса да, һаман да зур югалтулар кичерә. Көннәрнең берсендә хәрби часть командиры Тәлгать Чапчаковны блиндажына чакырып...

Разведкага берүзе барган

Безнең гаскәрләр дошманны чигендереп, илнең көнбатышындагы шәһәр һәм авылларны азат иткән көннәрдә була бу хәл. Дошман әле көчле, ул һәр авылны үзендә тоту өчен каты сугышлар алып бара. Безнең сугышчылар, Сталинград янындагы сугышлардагы шикелле булмаса да, һаман да зур югалтулар кичерә. Көннәрнең берсендә хәрби часть командиры Тәлгать Чапчаковны блиндажына чакырып...

Безнең гаскәрләр дошманны чигендереп, илнең көнбатышындагы шәһәр һәм авылларны азат иткән көннәрдә була бу хәл. Дошман әле көчле, ул һәр авылны үзендә тоту өчен каты сугышлар алып бара. Безнең сугышчылар, Сталинград янындагы сугышлардагы шикелле булмаса да, һаман да зур югалтулар кичерә. Көннәрнең берсендә хәрби часть командиры Тәлгать Чапчаковны блиндажына чакырып ала. Бурыч бер генә - «тел» алып кайтырга.
Тәлгатьнең разведкага йөргәне бар инде. Бишәү-алтау йә икәү генә дә була. Ә бу юлы берүзенә барырга. Нишләсен солдат?! Озак план корып торырга вакыты да юк әле аның. Ә «тел»не бу төндә алырга кирәк.
Менә ул дошманның алгы сызыгында. Башында бер уй: ничек кенә булса да эчкәрәк үтәргә! Тәлгать блиндаж төсле корылмага килеп җитә. Караса, ике немец солдаты башларын җиргә үк диярлек терәп йоклап ята. Аларны әйләнеп уза да блиндажга чума ул. Анда да бер немец офицеры йоклап ята. Ярсу юлбарыстай, Тәлгать аның муенына ябыша. Фриц, яткан килеш, кулларын югары күтәрә. Биреләм, үтермә генә, янәсе.
Тәлгать кулларын җибәрә дә пистолетын әсирнең маңгаена тери. Икенче кулы белән аның авызына чүпрәк тутыра. Аннары, чыгарга дип, аркасына төртә. Чыгуга, җиргә ята. Немецның үләсе килми, билгеле. Ул Тәлгать күрсәткән якка таба үз аяклары, үз куллары ярдәмендә шуыша. Таң беленгәндә алар безнең блиндажга килеп җитә. Әсир биргән мәгълүматлар дошманның төп көчләрен юк итәргә ярдәм итә. Нәтиҗәдә югалтулар азрак була.
Тәлгать Чапчаков бу хикәятне Бөек Җиңүнең 20 еллыгы алдыннан - 1965 елны Урта Тигәнәле урта мәктәбе укучыларына сөйләгән иде.
Очрашуга башка сугыш ветераннары да килгән иде. Ә мәктәп директоры Хәмит Сәлахиев снайпер булган икән. Ул үзенең ничек итеп 22 немец снайперын юк итүен сөйләде.
Бүген ул ветераннарның күбесе бу дөньяда юк инде. Ә Тәлгать Чапчаков, шөкер, исән әле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading