16+

Рәхмәт сезгә, табиблар!

«Шәһри Казан» газетасында сәламәтлеккә кагылышлы язмаларның, мәкаләләр һәм әңгәмәләрнең даими басылуы күркәм күренеш. Әңгәмәләрдә кешеләр өчен табибларның файдалы киңәшләре бик ачык яктыртыла. Саулыгыбызга кайвакыт игътибар җитеп бетми шул, ә бит сәламәтлек һәр кеше өчен гаять мөһим нәрсә. Соңгы өч елда хастаханәгә кереп дәваланганым юк иде. Быел Казанның Исаев урамына урнашкан...

«Шәһри Казан» газетасында сәламәтлеккә кагылышлы язмаларның, мәкаләләр һәм әңгәмәләрнең даими басылуы күркәм күренеш. Әңгәмәләрдә кешеләр өчен табибларның файдалы киңәшләре бик ачык яктыртыла. Саулыгыбызга кайвакыт игътибар җитеп бетми шул, ә бит сәламәтлек һәр кеше өчен гаять мөһим нәрсә.
Соңгы өч елда хастаханәгә кереп дәваланганым юк иде. Быел Казанның Исаев урамына урнашкан Сугыш ветераннары госпиталенең кардиология бүлегендә дәваланырга туры килде.
Мине бик җылы каршы алдылар. Килгән көнне үк кардиология бүлеге мөдире Мөнирә Хафизова һәм Ринат Мөхәммәтдинов кабул итте, тиешле диагнозны куеп, дәвалый да башлады.
Хастаханәнең табиблары, шәфкать туташлары барысы да авыруларга бик итагатьле, ягымлы, эшләрен намус белән башкаралар. Аларның туган телебездә матур итеп сөйләшүләре дә күңелдә җылы тәэсир калдырды.
Ашау-эчүгә килгәндә, хастаханәдә югары категорияле шәфкать туташы Раинә Хәлиуллина менюны гел үзгәртеп тора, аның сыйфатына да игътибар бирә.
Госпитальнең баш табиб урынбасары Рамил Мөхәммәтдиновка, бүлек мөдире Мөнирә Хафизовага, табиб Ринат Мөхәммәтдиновка һәм башка табибларга, шәфкать туташларына, барлык хезмәткәрләргә ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм һәм күптән түгел генә булып узган Бөтендөнья медицина хезмәткәрләре бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, иминлек, ак бәхетләр, авыр эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләп калам.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading