16+

Рәхмәтемне белдерәм

Күптән түгел Казан дәүләт медицина университетының урология бүлегендә (Вишневский клиникасы) катлаулы операция кичердем. Иң беренче чиратта миңа операция ясаучы һәм дәвалаучы хирург Ренат Хәбировичка һәм анестезиолог Ирина Владимировнага зур рәхмәтләремне белдерәм. Алар - үз эшләренең осталары. Операция ясауда булышучы һәм дәвалауда катнашучы башка табибларга һәм шәфкать туташларына да рәхмәтлемен. Алар...

Күптән түгел Казан дәүләт медицина университетының урология бүлегендә (Вишневский клиникасы) катлаулы операция кичердем. Иң беренче чиратта миңа операция ясаучы һәм дәвалаучы хирург Ренат Хәбировичка һәм анестезиолог Ирина Владимировнага зур рәхмәтләремне белдерәм. Алар - үз эшләренең осталары. Операция ясауда булышучы һәм дәвалауда катнашучы башка табибларга һәм шәфкать туташларына да рәхмәтлемен. Алар миңа ягымлы карашлары һәм үз эшләрен белеп, тырышып башкарулары белән ошадылар.
Палаталар, коридорлар, ванна һәм бәдрәфләр һәрвакыт чиста. Санитарлар көнгә ике-өч мәртәбә юалар, җыештыралар. Тәрәзә төпләрендә гөлләр үсә. Аларны карап, су сибеп торалар.
Ашханәгә ашны үзәкләштерелгән кухнядан вакытында, кайнар килеш китерәләр. Аш бирүчеләр авыруларның йөри алганнарын якты йөз белән каршы алып, ашаталар, йөри алмаганнарга кайнар ризыкны палаталарга илтеп ашаталар. Әйткәнемчә, бүлектә чисталык. Әмма палаталарда төзекләндерү эшләре байтактан үткәрелмәгән. Стеналардан акшарлар кубарылган урыннар бар. Тәрәзәләрнең рамнары кыйшайган. Буяулары купкан. Кышын, мөгаен, тәрәзәләрдән суык җил өрәдер. Металл койкалар моннан йөз ел элек эшләнгән кебек. Матраслар, мендәрләр иске, ертык. Аннан мамыклар, чүпрәкләр чыгып тора. Бәлки, берәр бай эшмәкәр палаталарны төзекләндерүдә, тәрәзәләрне, койкаларны һәм матрасларны яңартуда, кирәк булса, заманча яңа медицина җиһазлары белән тәэмин итүдә дә ярдәм итәр. Кешеләрне дәвалау, аларны сәламәтләндерү изге эш бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading