16+

Рухи байлык җитенкерәми

Без - сугыш еллары балалары. Үтеп киткән дистәләгән еллар тормышын чагыштырып карап, кечкенә һәм зур җитәкчеләр эшчәнлегенә һәрьяклап үз бәябезне бирә алабыз. В.Путин, Д.Медведев идарә иткән елларда күзгә күренеп тора торган үзгәрешләр, яңалыклар, төзелешләр күп булды, кибет киштәләре күзләр камашырлык төрле байлык, муллык белән тулды.

Рухи байлык җитенкерәми

Без - сугыш еллары балалары. Үтеп киткән дистәләгән еллар тормышын чагыштырып карап, кечкенә һәм зур җитәкчеләр эшчәнлегенә һәрьяклап үз бәябезне бирә алабыз. В.Путин, Д.Медведев идарә иткән елларда күзгә күренеп тора торган үзгәрешләр, яңалыклар, төзелешләр күп булды, кибет киштәләре күзләр камашырлык төрле байлык, муллык белән тулды.

Әмма алар ил белән җитәкчелек иткән чорда дөньяда һәм Россиядә бәхетсезлекләр - су басулар, җир тетрәүләр, янгыннар, авиация һәлакәтләре, армияләр складларында шартлаулар, куркынычсызлык таләпләрен җиренә җиткереп үтәмәү сәбәпле, үлемнәр, икътисади кризислар да ифрат күп булды. Миллионлаган кешеләребез, үз үлеме килеп җиткәнче үк якты дөньядан китеп, бакыйга күчте. Гомер озынлыгы кимү дәвам итә. Шунысына шөкер итәргә кирәк - сугыш-фәлән, милли чуалышлар булмады. Акрынлап булса да, хезмәт хаклары, пенсияләребез арткалап тора. Югары түрәләрнең халык мәнфәгатьләренә игътибары бик йомшак. Милли мәктәпләрнең бетерелә баруы, туган телләрне юкка чыгарырга маташу, авылларның таркала торуы, бәяләрне һаман саен күтәрү халыкның ачуын кабарта.
Биектау районының Мәмдәл, Яшел Үзән районы Уразлы-Николаевский авылларында күп еллар эшләп килгән зур базарлар бар иде, алар юкка чыккан. Авылларда төрле һөнәр осталары бик күп бит. Кәрзин үреп, чабата ясап, оекбаш-бияләй бәйләп, чүәк тегеп, яшелчә үстереп, күрше-тирә мари авылларыннан агач күмере, каен себеркесе, тагын әллә нәрсәләр төяп килеп базарларда саталар иде. Төшкә кадәр атнага бер була торган базарга чыгып керү үзе бер бәйрәмгә әйләнә иде. Әти сугышка киткәч җыелган газеталарны мин дә базарга чыгып саткаладым.
Авыл җирендәге су чыганаклары - коелар, инешләр, саегып бара торган күлләр, елгаларны торгызу һәм саклауны да хөкүмәт үз өстенә алсын иде. Табигый казылма байлыкларны, урман-күлләрне аерым шәхесләр кулына тапшыру һич тә дөрес юл түгел.
Үзләрен җитәкче итеп санаучылар халык мәнфәгатьләренә таянып эш итсеннәр иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading