16+

Рус телен хөрмәтләделәр

М.Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры бинасының ике ягында ике бөек шәхес - Г.Тукай белән А.Пушкин сыны балкып тора. Татарстанда татар һәм рус телләренең янәшә яшәвен дәлилли торган символ бу. Әле апрель аенда гына республика халкы Тукайны хөрмәтләргә җыелган булса, кичә Пушкин һәйкәле чәчәкләргә күмелде.

Бөек рус шагыйренең туган көне менә инде ничәнче ел Рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Халыклар дуслыгы йортында тантаналы чара узды. Биредә рус телен саклауга һәм үстерүгә өлеш керткән мәктәп һәм вуз укытучыларын, телне өйрәнүдә аеруча зур уңышларга ирешкән укучы һәм студентларны бүләкләделәр. Рәхмәт хатлары тапшырырга сәхнәгә күтәрелгән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Телне саклауда иң зур рольне укытучылар уйный. Сезнең һөнәр скульптор яки зәркәнче хезмәтенә охшаган - бер саксыз гамәл белән барысын да юкка чыгарырга мөмкин», - дип, мөгаллимнәргә хөрмәтен белдерде.
Бүләкләнүчеләр арасында чит илләрдән килеп белем алучы студентларның булуы да шатландыра. Аларга, рус телен таратуга өлеш керткәннәре өчен, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Килгәндә русча бер сүз дә белмәгән егет-кызлар бүген бу телдә рәхәтләнеп аралаша. Нигериядән килгән Адени Адебайоның: «Сәяхәт иткәндә рус телен ишетсәм, шулкадәр рәхәт булып китә. Туган телем белән бертигез дәрәҗәдә яратам мин аны», - дигән сүзләрен зал көчле алкышларга күмде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading