16+

Сандугач очты, моңнары калды

«Китмә, сандугач» клубы оешканга 2 ел тулган иде. Авиатөзелеш районынын Гагарин урамында урнашкан «Сандугач» балалар иҗат үзәгендә исә рус әдәби музыкаль клубы эшли. Кичәләрен рус телендә алып баруларына карамастан, клуб «Сандугач» исемен йөртә икән.

«Китмә, сандугач» клубы оешканга 2 ел тулган иде. Авиатөзелеш районынын Гагарин урамында урнашкан «Сандугач» балалар иҗат үзәгендә исә рус әдәби музыкаль клубы эшли. Кичәләрен рус телендә алып баруларына карамастан, клуб «Сандугач» исемен йөртә икән.

Милләттәшләр күптәннән бу ике клубны бутыйлар. Шунлыктан, без үзебезнекенең исемен үзгәр­тергә булдык. Уйлашкач, Илдар Юзеевның «Таныш моңнар» поэмасы исемен бертавыштан сайладык. 6 март көнне Восстание урамындагы 29 нчы китапханәдә исемен үзгәрткән клубыбыз халкыбызның талант ияләре - шагыйрә Гөлшат Зәйнашева һәм композитор Сара Са­дыйкова иҗатларына багышланган беренче кичәне уз­­дыр­ды. Бу ике шәхес бер чорда яшәгәннәр, иҗат иткәннәр, дус булганнар, шул сәбәпле, алар турында аерым сөйләү мөмкин түгел, дип уйладык.
Кичәбез Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан үткәрелү сә­бәпле, өстәлебез тәмле ризык белән тулган иде. Иң элек Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтеп, «Фатиха» сүрәсен укып дога кылдык, аннан, туган телебезне зурлап, Г.Тукайның «Туган тел» җырын җырладык. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы факультетында эшләүче Марат Әхмәтов Сара Садыйкова белән булган очрашуларын сөй­ләде, композиторның төрле ­көйләрен зур осталык белән башкарып, клуб әгъзаларын хәйран калдырды.
Мәүлетов урамында урнашкан 13 нче китапханәдә Гөлшат Зәйнашевага багышланган музей эшли икән. Китапханә хезмәткәре Равилә Мөбарәкшина безне шунда чакырды. Кичәдә Гөлшат Зәйнашева шигыренә Сара Садыйкова язган җырлар, шулай ук шигырьләр дә күп яңгырады.
Кунак булып килгән РФ Дәүләт Думасы депутатының ярдәмчесе һәм БДТКның Казан бүлеге рәисенең ярдәмчесе Рәмзия Галәлетдинова ветераннарны бәйрәмнәре белән тәбрик итте, аларга яхшы теләкләр теләп, шаян шигырь укыды. Кичәбезне А.Ключаревның Г.Зәйнашева сүзләренә иҗат иткән «Туган җирем - Татарстан» җы­ры - клубыбызның гимны белән тә­мамладык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading