16+

Сайлый белсәң, исемнәр күп

«ШК» газетасының 19 декабрь санында «Мин - Дизель, ә ул - Эвелина» исемле язма чыккан иде. Авторы - Лилия Газиова. Язмада төп сүз исемнәр - без татарларның исемнәре турында. Дизель дә, Эвелина да татар кешеләре исеме икән. Газета-журналларда исемнәр турында язма, мәкалә күрсәм, бу хакта фикеремне язмый кала алмыйм.

Сайлый белсәң, исемнәр күп

«ШК» газетасының 19 декабрь санында «Мин - Дизель, ә ул - Эвелина» исемле язма чыккан иде. Авторы - Лилия Газиова. Язмада төп сүз исемнәр - без татарларның исемнәре турында. Дизель дә, Эвелина да татар кешеләре исеме икән. Газета-журналларда исемнәр турында язма, мәкалә күрсәм, бу хакта фикеремне язмый кала алмыйм.

Иң алдан үземнең исемемне язып куям. Минем исемем - Зиятдин. Туу турындагы таныклыкта исем-фамилиям Валиахметов Зиятдин Мухамедгараевич. Мәрхүм әтием Мухаметгарай, дип язылган. Исемем Зиятдин, аның әйтелеше, яңгырашы, дөрес язылышы (аны бүген дә белмим) гомерем буе үземә ошамады, әле дә ошамый. 5 нче класстан башлап рус мәктәбендә укыдым. 26 ел ярым армия хезмәтендә булдым. Аннан соң 10 ел Казанда хакимият органнарында эшләдем. Язу-сызу эшләрендә кыскалык-осталык кирәк һәрчак. Ә пүчинкә урамы озынлыгы буталырга торучы исем-фамилияләр күңелне боза. Вәлиәхмәтовны йә Вәлиев, йә Әхмәтов итәсе килә иде. Мөхәммәтгәрәйне - Мөхәммәтович яки Гәрәевич диясе. Хәзер мине дуслар: «Гараич», - диләр. Нормально. Армиядә Вадим Гареевич, диделәр. Әйбәт, матур яңгырашлы, җиңел әйтелә, язуы да җиңел.
Мәктәпкә кергәнче, сабый чакта Зиатдин диләр иде. Фамилиям дә 8 нче класска кадәр Шиятов булды. Метриканы 6 нчы класста укыганда әбием сандыгы төбеннән таптым. Әнине белмәдем, әтием, әбием - белемсезләр. Балага исем кушканда нык уйларга кирәк. Исемнең мәгънә ягы да матур булырга тиеш, әйтелеше, яңгырашы да. Бездә аның ике телдә язылышы да дөрес булуы бик кирәк. Шуны истә тотып, мондыйрак исемнәр сайларга була: ир балага Азат, Алмаз, Нур, Булат, Ирек, Наил, Шамил, Батыр, Йолдыз, Илдар, Илшат, Илнур, Илсур; кызларга - Лилия, Венера, Роза, Люция, Зөһрә, Ландыш, Илсөя (Илсия), Чулпан, Айсылу. Халкыбызда матур исемнәр күп бит, сайлый белергә генә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading