16+

Сәбәбе – хезмәт хакында

«ШК» газетасы 10 февраль санында Химиклар сараенда халыкка эш урыннары тәкъдим итү ярминкәсе уздырылуы турында язып чыкты. Язманы кызыксынып укыдым да, үземнең үсмер елларымдагы хәлләрне искә төшереп, аларны бүгенге белән чагыштырып утырдым. Бүгенге көндә илдә, шул исәптән безнең Татарстанда да, гади эшчеләр җитми. Казанда машина йөртүчеләр, токарьлар, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар,...

Сәбәбе – хезмәт хакында

«ШК» газетасы 10 февраль санында Химиклар сараенда халыкка эш урыннары тәкъдим итү ярминкәсе уздырылуы турында язып чыкты. Язманы кызыксынып укыдым да, үземнең үсмер елларымдагы хәлләрне искә төшереп, аларны бүгенге белән чагыштырып утырдым. Бүгенге көндә илдә, шул исәптән безнең Татарстанда да, гади эшчеләр җитми. Казанда машина йөртүчеләр, токарьлар, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар,...

«ШК» газетасы 10 февраль санында Химиклар сараенда халыкка эш урыннары тәкъдим итү ярминкәсе уздырылуы турында язып чыкты. Язманы кызыксынып укыдым да, үземнең үсмер елларымдагы хәлләрне искә төшереп, аларны бүгенге белән чагыштырып утырдым. Бүгенге көндә илдә, шул исәптән безнең Татарстанда да, гади эшчеләр җитми. Казанда машина йөртүчеләр, токарьлар, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, урам һәм ишегалды себерүчеләргә, шулай ук башка төр эшчеләргә кытлык икән. Менә бу ярминкәдә 16 меңнән артык эш урыны тәкъдим ителгән. Тик анда ничә кеше үзенә эш таба алды икән?!.
Илдә нигә соң мондый хәл? Нигә эшче профессияләргә кытлык? Моның иң зур сәбәбе - гади эшчеләргә түләнә торган хезмәт хакының түбән булуындадыр. Мәсәлән, ишегалды себерүченең айлык хезмәт хакы 5-15 мең, дип яздылар газеталарда. Күршем - ишегалды җыештыручы булып эшләгән ирдән: «15 меңгә эшләргә була бит, нигә киттең син?» - дип сорадым. Ә ул: «Нинди 15 мең ул? Әле 5 меңен дә кисәләр. Премияне дә кысалар...» - диде. Мондый мисалларны күп китерергә була. 80 яшьлек бер танышым 40 ел токарь булып эшләгән. Бу һөнәрнең дә бүгенге хезмәт бәясе 8 меңнән куела. Әлеге хезмәтне мин шул танышыма карап бәяләр идем... Даими рәвештә күзлек белән йөри, аякларында басып торганда алга-артка таба чайкала ул. Бу хәлгә җитү нидән? Ул гомере буе токарь станогы янында аягүрә, гәүдәсенең авырлыгын аякларына тигезсез төшереп, көннәр буе күзләрен чекерәйтеп, башын түбән иеп, бер ноктага карап эшләгән. Эретеп ябыштыручы хезмәте дә 10 меңнән бераз гына артыграк бәяләнә. Ә аның кеше сәламәтлегенә зыяны нинди икәнен белгән кеше 10 меңгә бу эшкә алынырга бик ашыкмый шул. Менә шушы мәгънәсезлекләрне бетереп, гади эшче халыкка хезмәт хакын яңадан карарга вакыт. Болай эшләгәндә, кара эшчеләргә кытлык бетәчәк.
Мин үземнең үсмер елларымдагы чакларны искә алам. Күрше авылда спирт заводы бар иде, Кама елгасында пристань. Аларда 30-50 сумлык (1961 елга кадәр) берәр эш тапсак, бик пычрак, билдән суда басып торырдай булса да, эшли идек. Чөнки 30 сум - безгә зур акча. Баржадан, капчыкка тутырып, тоз чыгарган чак та булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading