16+

Сериаллар тел өйрәтми шул

Милли горурлык хисе телне өйрәнергә этәргеч ясый. Аны тәрбияләүдә телевизорның роле бик зур дип уйлыйм. Телне өйрәнүгә дә, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен үз өлешен кертә алыр иде ул. Мин ТНВ каналының 21 гыйнвардан 27 февральгә кадәрге программасы белән кызыксындым. Бу каналда уңай якка үзгәрешләр юк...

Сериаллар тел өйрәтми шул

Милли горурлык хисе телне өйрәнергә этәргеч ясый. Аны тәрбияләүдә телевизорның роле бик зур дип уйлыйм. Телне өйрәнүгә дә, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен үз өлешен кертә алыр иде ул. Мин ТНВ каналының 21 гыйнвардан 27 февральгә кадәрге программасы белән кызыксындым. Бу каналда уңай якка үзгәрешләр юк...

Ә менә шулкадәр рус телле сериаллар нигә икән? Мәсәлән, 8.30 - «Две сестры», 12.00, 22.00 - «Эзель», 16.25 - «Магна Аури», 23.00 - «Близнецы» сериаллары. Бу фильмнар берничә атна буена күрсәтелә. Башка каналларда рус телле фильмнар азмы әллә? Болар урынына милли традицияләребезне тәрбияли торган тапшырулар алып барылса, милләт өчен ул отышлырак булыр иде. Тапшырулар әзерләп торганчы, сериаллар күрсәтү җиңелрәк инде, әлбәттә. Шулай да милләтеңә хезмәт итүдән дә мөһимрәк нәрсә бармы икән?!
Балаларның аң-белемен арттыру өчен, «Дөнья буйлап сәяхәт», «Хайваннар дөньясы» кебек тапшырулар да отышлы булыр иде. Татар тарихын яктырткан тапшырулар бөтенләй юк! Ә менә телне өйрәнү өчен мультфильмнар зур роль уйный. Авылда яшәүче балалар, рус телле мультфильмнар карап, әлеге телне өйрәнә. Рус телле мультфильмнар күрсәтә торган аерым канал бар. ТНВ каналында, 50гә 50 дигән принциптан чыгып, бер үк күләмдә татарча һәм рус телләрендә мультфильм күрсәтәләр. Татар телле мультфильмнар күбрәк күрсәтелсә, ул телне өйрәнүгә бик зур этәргеч булыр иде.
Флера Абдуллина тарафыннан әзерләнгән «Татарлар» тапшыруына ярты сәгать вакыт бирелә, әле аны да рекламалар белән бүлдерәләр. Безнең сибелеп яшәгән халкыбыз өчен бик мөһим темалар һәм проблемалар күтәрелә анда. Бер русча фильм хисабына ул тапшыруга вакытны арттырырга буладыр бит.
Элеккеге «Хәерле иртә», хәзерге «Манзара» тапшырулары иртәнге 5тән башлана. «Доброе утро» - 7.30дан. Иртәнге 5тә торып кем карый дип уйлыйсыз? Тапшыруны алып баручыларга йокламаса да ярыймы? Танышларым сүзеннән чыгып әйтәм, бу каналны руслар карамый диярлек. «Татарстан. Атналык күзәтү» һәм «Семь дней» тапшыруларына килгәндә дә шул ук хәл. «Атналык күзәтү»гә ярты сәгать вакыт бирелә. Беренчесе - шимбә 20 сәгатьтә, кабатлау - якшәмбе иртән 6.30да. Ул бит ял көне, халык йоклый. Якшәмбе көнне «Семь дней»га берәр сәгать вакыт бирелеп (18.30 һәм 21.00), дүшәмбе көнне 13 сәгатьтә өченче тапкыр тапшырыла.
«Тамчы-шоу» тапшыруы бик отышлы дип саныйм. Аны алып баручы чибәр егетебез җөмлә төзелешенә дә әһәмият бирсен иде. Татар телендә хәбәр гадәттә җөмләнең ахырында килә. Бу каналны күпчелек татарлар карый. Шуңа күрә «старший брат»ка яраклашырга тырышу безне бизәми.
Дөрес, тапшыруларны әзерләү чыгымнар сорый. Бу канал рекламалар белән дә әллә ни акча эшли алмый, алда күрсәтелгәнчә, русларның күпчелеге әлеге канал белән кызыксынмый. Шулай да, булган мөмкинлекләрдән файдаланып, ТНВ «Яңа Гасыр»га әверелсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading