16+

Сез белмисезме: кая бара бу дөнья?

Сезгә эчем пошканнан язам әле менә. Сез белмисезме икән, кая бара бу дөнья? Бүген кибеттә чүпрә салган төсле артып торган бәяләргә ачуым чыгып, башыма капты.

Сез белмисезме: кая бара бу дөнья?

Сезгә эчем пошканнан язам әле менә. Сез белмисезме икән, кая бара бу дөнья? Бүген кибеттә чүпрә салган төсле артып торган бәяләргә ачуым чыгып, башыма капты.

Бераз саф һава сулыйм дип, урамда йөрдем. Күрәм, каршыма ике малай килә. Буйларына, кыяфәтләренә караганда, башлангыч сыйныф укучылары гына әле. Өсләрендә соңгы модалы киемнәр. «Хәзерге заман баласы ни белән кызыксына икән?» - дип, колак салган идем, компьютердагы уеннар хакында сөйләшәләр икән болар. Җитмәсә җөмлә саен, сөйләгәннәрен раслагандай, сүгенеп тә җибәрәләр. Бу балалар сабыйлар гына бит әле. Тормыш арбасын тартып чиләнгәннәр шулай тузынса, аңлар идең...
Әдәп-әхлак кебек сыйфатларны кая югалттык соң без? Без дим, чөнки гаепнең өлкәннәрдә булуын яхшы аңлыйм. Бәлки, үз гаиләбездәге балаларда, онык­ларда гына булса да, гасырлардан килгән кешелек сыйфатларыбызны кире кайтара алырбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading