16+

«Шәһри Казан» – яраткан кунагым

Кулыма тагын каләм алдым. «Шәһри Казан»ны башка борчымам, дигән идем югыйсә. Булмады. Рифат Сәлахның 19 февраль санында басылып чыккан шигырьләрен укыгач, тыелып кала алмадым, кулларыма Коръән тоттырган Раббыма рәхмәтле күңелем елады да елады.

«Шәһри Казан» – яраткан кунагым

Кулыма тагын каләм алдым. «Шәһри Казан»ны башка борчымам, дигән идем югыйсә. Булмады. Рифат Сәлахның 19 февраль санында басылып чыккан шигырьләрен укыгач, тыелып кала алмадым, кулларыма Коръән тоттырган Раббыма рәхмәтле күңелем елады да елады.

Беренче тапкыр сәҗдәгә киткән мизгелләрне күзаллап та, сабыйларым белән бергә таң намазларын укыган вакытларны сагынып та түккән күз яшьләрем битемне генә түгел, калебемне дә юды. Рәхмәт, Рифат энем! Бөтен җанымны актарган шигырьләреңне Фәнис Мотыйгуллин шигырьләре янына папкага салып куйдым: эч пошканда да, шатлык-сөенечтә дә алып укыйм мин аларны. Бүгенге көндә Фәниснең шигырьләр җыентыгын кулыма төшерү өмете һич тынгылык бирми, АЛЛАҺ насыйп итсен. Фәнискә дә, тирән эчтәлекле газеталары белән куандырган «Шәһри Казан» редакциясе хезмәткәрләренең һәммәсенә дә рәхмәтемне ирештерәсем килә. Газета - минем яраткан кунагым, аның һәр язмасы игътибар үзәгендә: яңалыклары белән илләр гизәм, спорт, сәнгать дөньясы да үзенә дәшә, сканвордларын чишеп, зиһенемне чарлыйм. Ислам тормышына кагылышлы язмаларны җентекләп укып, анализлыйм, мөэмин-мөселманнарга тел-теш тидерүдән тәм табучыларга үпкәлим, хәтта рәнҗим дә. Берәү дә әүлия түгел, хәрам тормыш белән хушлашып, аек акыл белән гыйбадәттә яшәүче мөэминнәрдән гаеп эзләгәнче, башта үз хаталарыңны күреп төзәтә белү кирәк тә бит... Үз гөнаһларыңны күрмичә, кеше сөйләп йөрү - үзе зур гөнаһ ләбаса. Сүземне йомгаклап, «Шәһри Казан»га тагын да матуррак, өметле киләчәк теләп, газетаның баш редакторы Мансур Газизҗан улы Мортазинга һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләргә саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете, бәрәкәтле гомер юлдаш булсын, диясе килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading