«Шәһри Казан» редакциясендә төрледән-төрле очрашулар, чаралар узып тора, ә менә соңгысы бөтенләй үзгә булды дисәм, ялгышмам.
Өлкәннәр көне алдыннан редакция хезмәткәрләре һәм үзебездә эшләп киткән ветераннар белән бергә «Ярдәм» мәчетенә барып, Корбан ашы уздырдык. Мәҗлес өстәлнең муллыгы, килгән кунакларның күркәмлеге белән бер куандырса, мондагы тәэсирләр күңелләрне мең кат баеткандыр. Ашның нәкъ менә «Ярдәм» мәчетендә узуы да мөһим роль уйнагандыр, әлбәттә.
Мәчет турында барыбызның да ишеткәнебез дә, телевизор аша күргәнебез дә бар кебек, кемнәрдер биредә никах мәҗлесендә катнашкан яки ифтарда булган. Болар башка икән. Бүлмәдән бүлмәгә, бер каттан икенчесенә йөреп, монда эшләүчеләрнең башкарган эшләре, вакытлыча яшәүчеләрнең тормышы, уйлары, фикерләре белән якыннанрак танышкан саен, үзеңнең кечкенәеп калганыңны аңлыйсың, тормыш кыйммәтләре турында янәдән уйланасың. Безне «Ярдәм» мәчете буйлап шагыйрә Лилия Сәләхетдинова таныштырып йөрде. Коляскада утыра торган бер йомрам гына гәүдәле шушы кыз баланың эчке дөньясына, аның ихтыяр көченә кабат-кабат хәйран калдык. Бу тиклем зур эшләрне үзеңә бурыч итеп алырга сау-сәламәт кешеләр дә куркып калыр иде.
- Эшкә көчемнән килгән хәтле өлешемне кертергә тырышам, - ди Лилия. Бу нисбәттән карасаң, синдәге көч, Лилия!!!
Шул ук вакытта уйлап куясың, әгәр Лилия «Ярдәм» үзәгенә килеп кермәгән булса, аның язмышы нинди булыр иде дә, ел саен бирегә килеп тернәкләнү үтә торган йөзләгән начар күрүчеләр кая барып бәрелгән булырлар иде икән? «Ярдәм» кайчандыр үз эшчәнлеген начар күрүчеләр белән башлаган булса, бүген алар канаты астында - коляскада утыручы мөмкинлекләре чикләнгән авырулар, спиртлы эчемлекләрне артык кулланып дөрес юлдан тайпылганнар, тоткынлыкка эләгеп кыйблаларын югалтканнар, ятим балалар... Алар барлыгы 13 проект өстендә эшли. Стенада өч карта эленеп тора: Татарстанныкы, Россиянеке, өченчесе дөнья картасы. Монда тернәкләнү узган һәм ислам дине нигезләрен өйрәнгәннәрнең ватаннары турына кечкенә әләмнәр куелган. Ерак Камчатка гына түгел, бишенче кыйтга булган Австралия һәм Индонезиягә дә куелган ул әләмнәр. Әлеге эшләрнең башында Татарстан мөфтие урынбасары, «Ярдәм» мәчете имам хатибы Илдар Баязитов һәм мөселманнарны укыту һәм тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдиновалар тора. Бик күп күркәм эшләрнең башлангычы алардан. Яхшылык эшләү теләге бер, бу тиклем проектларны башкарып чыгарга финанс чыгымнары да кирәк.
- Безнең банкет залларыбыз, типографиябез бар, болардан килгән акчалар бирегә килүчеләрнең чыгымнарын каплау өчен китә. Сүз дә юк, хәйриячеләр дә ярдәм итә, - ди Илдар Баязитов.
«Зур Казан» типографиясе белән (Серов урамы, 4 йорт, телефоны 253-66-04) Илдар хәзрәт үзе таныштырды. Барлык төр полиграфия эшләрен дә башкаралар, җиһазлары да бар да заманча. Монда эшләүчеләр арасында да начар күрүчеләр бар икән, алар үз эшләренең осталары булып өлгергәннәр. Ә инде ашханәдәге пешекчеләрнең осталыгын үзебез «татып та» карадык.
Шуны аңларга кирәк, кемдер никахын «Ярдәм» мәчетендә үткәрә икән, димәк, ул мохтаҗларга үзенең өлешен кертә, гаиләсен теркәгәндә үк изге гамәл башкара дигән сүз. Акчам кая китәр икән диеп шикләнергә урын юк, сүз елга бер тапкыр гына башкарыла торган проектлар турында бармый. Ел әйләнәсендә «Ярдәм» мәчетендә кемнәрдер яши, укый. Тернәкләнү узарга килүчеләр, кайсы тарафтан гына килмәсеннәр, барлык юл чыгымнарын «Ярдәм» мәчете күтәрә. Аннан соң уку әсбаплары, ашату... Кайчакта өс-баш киемнәре алырга да туры килә диләр.
Эшкә изге нияттән тотынгангадыр, Коръән ашын оештыруда бер каршылык та тоймадык. Әле аннан соң да сөйләшеп сүзләр бетмәде, хезмәттәшләр арасында җылылык тагы да ныгыды.
Мәҗлесебездә Коръән укыган Ибраһим хәзрәткә, безне бәйрәм белән котларга махсус килгән Әлмира апа Әдиятуллинага, шагыйрә Лилия Сәләхетдиновага, чакыруыбызны кабул итеп килгән өлкәннәребезгә, затлы итеп өстәл әзерләгән пешекчеләргә зур рәхмәт! Әлбәттә инде, рәхмәтебезнең иң олысы безне зур хөрмәт белән кабул иткән Илдар Баязитовка. Эшләре гел уң булсын!
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар